Балык Бистәсенең “Шакиров” фермерлык хуҗалыгында эшләүче Гөлфия Хисамиева бар эшкә дә өлгерә
Тәб. Чаллы авылындагы "Шакиров" фермерлык хуҗалыгы фермасының савым остасы Гөлфия Хисамиева кечкенәдән терлекләрне ярата.
Шуңа ул Котлы Бөкәш мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач әнисе янына фермага эшкә килә, әнисен лаеклы ялга озаткач та бу хезмәтне уңышлы төстә дәвам иттерә. Ә бу хуҗалыкта алар ире Илгизәр белән бергә хезмәт куялар. Җәйге муллыкның файдасы буларак бу көннәрдә сөтнең артуы күзәтелә икән. Моннан тыш белгечләрнең киңәшен истә тотып сыерларны өч мәртәбә савуга күчкәннәр. Биредә һәр сыердан уртача берәр пот сөт сөт савып алул шушы чараларның нәтиҗәсе. Үз эшенә җаваплы караучы Гөлфия фермер хуҗалыгында 50 гә якын сыер савудан тыш әле үзләрендә 8 баш сыер асрыйлар. Узган ел дәүләт ярдәме белән яхшы нәселле тана сатып алганнар. Хисамиевлар фермерга да бик рәхмәтле булуларын яшермәделәр. Аның ярдәме белән елның-елында терлекләренә мул азык запасы туплыйлар. Ашатырга күп булгач малларның баш санын арттырырга мөмкин диләр. Әле күптән түгел генә заманча итеп, сары кирпечтән яңа йорт җиткереп кергәннәр. Инде менә өйләре янәшәсендә олы итеп терлек абзары салырга исәпләре. Бу максаттан кирәкле төзелеш материалларын да хәстәрләп куйганнар. Шәхси хуҗалыкларын киләчәктә дә үстерергә, киңәйтергә исәпләре. Чөнки ул гаиләне матди яктан тәэмин итүдә һәм өч балага яхшы хезмәт тәрбиясе бирүдә зур ярәм булып тора. Йорт эшләрен алар бергәләшеп башкарырга гадәтләнгәннәр. Олы кызы әнисенә булышса, төпчекләре-икенче сыйныфта укучы уллары әтисенең беренче ярдәмчесенә әйләнгән. Бүген Котлы Бөкәш зонасында эшләүче фермерлар рәтендә киләчәктә үзләренең хуҗалыкларын ачып җибәрүләре дә бик мөмкин. Алдагы көннәрдә үзләренә һәм балаларына тотрыклы эш урынын булдыру, ул киләчәгең турында уйлану дигән сүз.
Рәсемдә; савыи остасы Гөлфия Хисамиева.
.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев