Балык Бистәсенең “Закирова” фермерлык хуҗалыгында тракторчы булып эшләүче Шамил Минвәлиевка тиңнәр юк
Язгы кыр эшләренең кызган бер көнендә Кече Әшнәк авылының "Закирова" фермерлык хуҗалыгына барып чыккач, җитәкчеләре безне бик урынлы килдегез әле, бу игенчебез безнең ел әйләнәсе киеренке эштән бушамый дип, быел 43 енче елын кыр эшләрендә катнашып макталучы тракторчы Шамил Минвәлиев белән таныштырдылар.
Ул, үзвакытында район күләмендә бик мактаулы хезмәтләрдән саналган, тракторчы- машинист һөнәре серләренә, элек даны еракларга таралган Корноухова авылындагы техник учелишеның Шумкова авылындагы филиалында укып өйрәнгән. Аны уңышлы төстә тәмамлап кайткач, колхоз җитәкчеләре егетне чылбырлы тракторга утыртканнар. Шулай итеп ул туган авылы кырларында Дт-75 тракторында эшли башлый. Өлкән механизаторлардан күреп күп төрле катлаулырак эш алымнарына үзлегеннән өйрәнгән. Җир сукалый, тырмалый, культивация ясый һәм әкренләп чәчү кебек катлаулырак эш операцияльрне яхшы сыйфатлы итеп башкарырга өйрәнә. Бүген хуҗалыкта ул булдыра алмаган хезмәт юктыр мөгаен. Техника, агрегатларны яхшы белеп, алардан рациональ файдаланудан тыш әле аны биредә техниканы сакчыл эшләтүе өчендә бик яраталар. Әнә, үзвакытында кулдан-кулга күчеп тәмам таркалып бетү чигенә җиткән ЮМЗ тракторында аның, ел дәвамында эштән туктамыйча 30 ел эшләвенә бүген дә әле күпләр сокланып телгә алалар. Соңгы елларда үзенә йөкләнгән МТЗ-82 тракторын да ул карап, саклап эшләтә. Җәй көннәрендәге төсле, кыш айларында да бер көн эштән калмыйча фермага эшкә менә. Ә биредә эш һәрчак киеренке. Ул тракторы белән маллар алдына азык ташуда һәм аларны терлекләр алдына таратуда актив катнаша. Язгы кыр эшләрендә дә аны һәрвакыт уңай яктан, мактау сүзләре белән телгә алып күпләргә өлге итеп куюлары һәм җитәкчеләрнең, активлыкта, җитезлектә аңа тиңнәр юк диюләре зур бәя. Язгы чәчү вакытында аның, тракторына беркетелгән чүмеч белән, кырдан бер-бер артлы кайтып торган чәчүлек орлык ташучы машиналарга, бөртеген дә җиргә төшермичә, оста итеп бик тиз төяп озатуын үзебез дә читтән сокланып күзәткән идек. Бу эшне хужалыкта һәркем булдыра алмаганга, аны ышанып Шамилгә йөкләгәннәр икән биредә. Чөнки, хезмәттәше, чәчү остасы Рәис Минвәлиевнең чәчү комплексына соңармыйча илтеп өлгертергә дә кирәк бит әле. Әнә шундый зезмәт сөючән механизаторлар белән хуҗалык быел 300 гектарда арпа, 360 гектарда бодай, 100 гектар мәйданда судан үләне орлыгын җир куйенына иңдереп, сабан һәм техник культуралар чәчүне районыбызда уңышлы төстә башкарып чыктылар.
Рәсемдә; кыр эшләре батыры Шамил Минвәлиев.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев