Балык Бистәсенең кырларын уч төбендәй күргәндәй булдык
Чәчүлекләрне кабул итү чарасы быел узган елдагыдан ун көнгә соңга калып үткәрелде.
Маршрут "Масловский" хуҗалыгының 200 гектарлы арпа җиреннән башланып китте. Баш белгеч Рәҗәп Бикчәнтәевның әйтүенә караганда, биредә 7 май көнне "Тимерхан" сортлы арпа чәчелгән. Комиссия хуҗалык басуларында агротехник таләпләрнең төгәл үтәлүен билгеләп үтте. Аннан килә, фермер "Габдуллин"ның 150 гектарлы көзге арыш һәм урман буендагы 20 гектарлы арпа җире дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Ул бик матур, куе, тигез булып тишелеп чыккан. "Кама-Агро" хуҗалыгының күпеллык үлән җиренә дә тел-теш тидерүчеләр булмады. Рус Әшнәге авылы фермеры Равил Нәҗимовның 60 гектарлы көзге арыш җирендә дә үсентеләр 2 метр биеклеккә җитеп, мул уңыш вәгьдә итеп утыралар. Янәшәдәге учасокларда арпа белән күпеллык үлән тигез тишелгәннәр. Хәзер инде аларны корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүне соңга калмыйча башкарасы гына калган. Агротехникумның уку-өйрәнү участогы мөдире Рифкат Садретдинов та быел 120 гектарда сабан бодае һәм 80 гектарда арпаның яңа элиталы сортларын алып чәчүләрен искәртте. Биредә өстәмә тукландыру үткәрергә дә өлгергәннәр. "Логос" хуҗалыгының 138 гектарлы кукурузы узган елгы арпа җиренә чәчелгәнгәмедер, бик яхәы тишелеш биргән. Монда да барлык агро таләпләрне үзвакытында соңармыйча башкарганнар. "Зюзино"хуҗалыгының 76 гектарлы арпа һәм 60 гектарлы көзге арыш җирләре дә узган елдагы кебек куе, биек булып үскәннәр,мул уңыш вәгьдә кылалар. Районыбызның иң эре җир биләүчеләре "Кулон-Агро","Балык бистәсе ВЗП", "Азык-төлек корпорациясе", "Шәмсетдинов" хуҗалыклары һәм "Гөбәйдуллин", "Габдриев", "Маннанов", "Бариев", "Габитов", "Галәветдинов" кебек тырыш фермерларыбызның да быел мул уңыш хакына зур тырышлыклар куеп эшләгәнлекләре нәтиҗәләрдән кебек күренеп тора иде. Комиссиядәгеләр һәр басуны бик җентекләп карап инә күзеннән үткәрделәр. Монда чәчү вакытының соңга калмыйча башкарылуы, яңа элиталы сортлар кулланылуы, ашламаның нинди күләмдә кертелүе, тишелеп чыккан игеннәрнең тигезлеге, чүп үләннәрнең булмавы, чәчү вакытында бөртек төшмичә калган брак участокларның һәммәсе дә исәпкә алынды.
Комиссия үз эшенә нәтиҗә ясаганда район башлыгы Илһам Валеев быел игенчеләребез хезмәтеннән канәгать калуын белдерде.
-Быелгы язгы кыр эшләрендә һәркайсыгызның уңыш өчен ышанычлы нигез салуыгыз күренеп тора,-диде ул.Аннан бүләкләр тапшыру чарасы узды.
Шулай итеп, быел эре хуҗалыклар арасында беренче урынга Зюзино хуҗалыгы лаек булды. Икенче-өченче урыннарны "Азык-төлек корпорациясе" белән "Шәмсетдинов" хуҗалыклары бүлештеләр. Ә инде фермерларыбыз арасында беренче урын" Галәветдинов"ка, икенче-өченче урыннар "Габдриев" белән "Бариев" хуҗалыкларына бирелде.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев