Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Үзгәрәбез көнләп, сәгатьләп (Мөхәррир сүзе)

Соклангыч тизлектә, күз иярмәс үзгәрешләрдә яшибез бугай. Юньләп торып саный башласаң, тәүлеге дә ике тапкырга кимеде кебек. Иртән була, төш җитә, кичкә тәүлеге бетә, дигәндәй, космос тизлегендә яши адәм баласы. Шуңадыр көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрәбез үзебез дә. Гамәлләребез, холык-фигылебез, максат-уйларыбыз белән дә.

Соңгы вакытлардагы күзәтүләремнән чыгып, адәм баласының сәламәт яшәүгә йөз тотуын күрәм. Кичке сәгатьләргә игътибар бирсәгез җәяү, скандинавия таягы йөрү белән мавыгучылар тәүлекләп ишәя баралар. Пенсия яшендәгеләрнең күплегенә басым ясарга ашыкмыйк, араларында бик күп яшьләр бар. Эшкә җәяүләп йөрүне хуп күрүчеләрнең ишәя баруы да сизелерлек күренеш. Хәрәкәттә-бәрәкәт кануны бүгенге көннең шигаренә әйләнеп бара сыман. Ял көннәре җиттеме, Кама янәшәсендәге чаңгы юлларына дистәләгән гаилә десантлары килеп төшә. Бишектән төшкәненнән алып, 90 яшькә якынлашканына чаклы чаңгыга баса. Начармени саф һавада. Хуплауларга лаек гамәл-сәламәт яшәү рәвеше.
(Язма тулысынча газетада бирелә)
Вазыйх ФАТЫЙХОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев