Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов:Джигарханян байлыгы сиңа кирәкме? Ә миңа юк

Телисеңме . теләмисеңме , буш вакытың булды исә телевизор пультына ябышасың. Иң кызыгы. бәлкем кызганычыдыр шунда, нинди генә каналны ачсаң да артистлар гайбәте, интрегалы язмышлар, сенсация, үтереш, атыш, эротик күренешләр?

Барыбыз авызны ачып байлыкны бүлә алмыйча талашучы артистлар хатыннары турындагы тапшырулар карап утырабыз. Уйлап баксаң, миңа CCCР халык артисты, берничә хатын иясе Армен Джигарханян байлыгы ни пычагыма соң, бүлсеннәр экраннарга чыкмыйча да. ДНК анализлары да үзләренә булсын,"ясаганнар " икән ата да була белсеннәр.Аны экраннарга чыгып миңа раслау ни хаҗәтемә диясем килә. "Герой"ның канәгатьлек алуы, яисә олы кайгысы белән мин ни өчен уртаклашырга тиеш ди әле. Ялгышмаскамы, әллә шундый адымга бармаскамы? Без тәрбияле буын көтәбез. Мондый сериаллар карап нәрсәгә өметләнеп була соң? Әлеге дә баягы, кая безнең патриотизмны тасвирлаучы агарту тапшырулары. Әйе, бүгенге көндә һәр сыердан 6 мең литр сөт савучы Миләүшәне күрсәтеп акча эшләп булмый шул. Телеканаллар, газета язмышлары да акча бизнесына күчеп бетте. Аерылганны, аларның талашуын күрсәтү күпкә"отышлырак". Аннан килә, безнең күзләр акны күрә дә алмый башлады бугай инде. Һаман да адым саен кер эзләүдән, гайбәт җыюдан бушый алмый адәм заты. Бер- берен сатудан да чирканмый башлады күрше- күлән. авылдаш. Еш кына тамаша залларына күз салып уйлар чуагында бөтереләм. Әллә зәвык югалды, әллә шагыйрь Роберт Миннуллин әйткәнчә:" Дивана булырга кирәк?" ме безгә- сәхнәдә биегерәк сикерүче, шигырь сөйләүче, әле шигыре дә авторныкы(һәрхәлдә авторын атаучы бик сирәк), фонограммага җырлаучы җырчы бүген тамашачыны күбрәк җыя. Монысы халыкның, тамашачының үз эше, сүзем юк. Татарның каймагы булган Рөстәм Закиров, Илһам Валеев, Филүс Каһиров кебек җырчыларның концерт тамашасында халыкның аз утыруы күңелне борчый, әнә шул уйландыра. Үземнең нәтиҗәм шул, кайберәүләр өчен тормыш, яшәү рәвеше сыегая бара күрәмсең? Әлеге дә , баягы, шайтаннар буа күзне. Ә алар синең, минем янәшәдә генә. Күзеңне акыл пәрдәсе аша төбәсәң барысы ачык күренә җәмәгать!

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев