Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов: Сөю кыйтгасында

Сөю кыйтгасында Бер кыйтга, бер адым , югыйсә, Атлаган үзе бер хатирә! Хәтерлисең микән син, Күңелгә уелган хатирә: Беренче күрешү, кавышу, Кулымны алдың да кулыма. Гаепле минме соң, әллә син- Чыкканың исемдә юлыма!? Хәтердә бер мизгел- Ул сиңа тартылган минутым. Яндым мин көлләргә әйләнеп, Нишләттең ялкынын һәм утын!? Ул сәгать...

Сөю кыйтгасында

Бер кыйтга, бер адым , югыйсә,

Атлаган үзе бер хатирә!

Хәтерлисең микән син,

Күңелгә уелган хатирә:

Беренче күрешү, кавышу,

Кулымны алдың да кулыма.

Гаепле минме соң, әллә син-

Чыкканың исемдә юлыма!?

Хәтердә бер мизгел-

Ул сиңа тартылган минутым.

Яндым мин көлләргә әйләнеп,

Нишләттең ялкынын һәм утын!?

Ул сәгать уелды җаныма,

Йөрәккә, төнемә, таңыма.

Тоямын мин сине һәрвакыт,

Янымда, әле дә янымда.

Сөюдә юк ара, ялгана,

Һәр секунд, һәр минут.

Яшәтә кешене өметле-

Гомергә сүрелмәс сөю-ут!

Яшисең, еллары санаулы,

Бер мизгел кабатлый гел сине!.

Кешене бәхетле итәргә,

Кирәк бит сөюдә үз тиңе.

Елларга еллар бар дәвамчы,

Тик сөю ,елларда саналмый.

Ярату яна ул учаклар тузгытып,

Ул пыскып беркайчан яналмый.

Бер күрү,бер тапкыр күрешү,

Яндырды, көйдерде, сөйдерде.

Алдыңа мең кабат идерде,

"Мин сине яратам!"_ дидерде.

Әле дә шушы хис җанымда,

Шөкер дим, бу җирдә барыңа!

Әйләнәм дә кайтам: Яратам!-

Сүзеннән агылам җаныңа!

Утлы хис- таныймын, аңлыймын,

Кыйммәте чыкмас һич чатларга!

Бер теләк телимен ихластан-

Син мине калдырма ятларга!

Ходаем ярдәм ит син безгә,

Сөюдә гел бергә атларга!

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев