Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов: “Поворотниксыз машиналар” яисә Бистәгә хас сәерлек

Гөнаһым шомлыгы бу темага язганым бар иде инде. Тик Казан шәһәрендә тап булган бер конфликтлы күренеш кулга янәдән каләм алырга этәрде.

Кызыл светофор янган минутларда безнең алда гына тукталган бер егет җәлт кенә машинасыннан чыкты да, бита белән янәшәсендә урын алган машинаның фараларын бәреп ватты. Бу хәлгә гаҗәпләнә төшкән икенче машина хуҗасы исә ризасызлык йөзеннән әлеге хулиганга ташланды. Хулиганның җавабы кыска булды:" Сиңа бит поворотниклар кирәкми.Син алардан файдаланмыйсың бит. Так что гафу брат",- диде дә машинасына кереп утырды. Зыян күрүче дә башка юлчылар алдындагы тәртипсез маневрлары өчен уңайсызланып калган сыман тоелды миңа . Аннан ни булып беткәндер, монысы миңа мәгьлум түгел. Дөрес, хулиган егетне хупларга, аның бу гамәлен якларга җыенмыйм, Аллам сакласын, шулай эшләргә кирәк дигән шигар дә салмыйм. Ни чарадан, бичара кебегерәк кабул ителде күңелгә әлеге очрак. Кинәт кенә йөрәкне өтеп бер фикер сызып үтте- " Бу бит Бистә проблемасы да".

Чыннан да бик нык тамыр җәйгән, әрсезләнә төшкән чиргә, начар йогышлы гадәткә әйләнеп бара бу күренеш бездә. Игьтибар итеп карагыз әле, бер генә көн. Бер генә сәгать?! Сигнал фарасын яндырып уңга, йә булмаса сулга борылучыны, узарга чыгучыны, иманым камил, сирәк очратырсыз. Кызыл светофорга туктамыйча чыгып китүчене, юл уртасында машинасын калдыручыны, "текәләрнең" машинаны кара- каршы куеп башкаларны көттереп гапләшүенә дә шулай тиеш кебек инде ияләшеп киләбез бугай.

Мүкләк булсак та мөгез чыгарырга яратабыз анысы?! Җәяүлеләр белән транспорт хуҗаларының санлашмавы, бер- берсенә битарфлыгы, үзара аңлашмауы-болары да район халкына хас көндәлек сыйфатларга әйләнә баралар түгелме? Бу мәсьәләләр буенча өйдә, мәктәп диварларында, хәтта коллектив кысаларында мөзакәрә кылсак та зыянга булмас иде.

Бер мизгелгә генә уйланыйк әле, узган елда район җирлегендә 38 юл- транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 7 кеше һәлак булган. Нигездә бит аларның асылында кагыйдәләрне, тиешле таләпләрне санга сукмау тора. Нәтиҗәдә, бер гөнаһсыз гомерләр кырыла, гаиләләргә кайгы- хәсрәт килә, саулар гомерлек инвалидлар булып калалар.

Шөкер, районыбыз халкы бай яши, шәхси транспорты буенча күрше-күләннәрдән нык уздырганыбызга шик юк. Йортларыбызның кайберләренә өчәр-дүртәр машинаның кайтып тукталуы да гадәти хәл. Тик, әлеге дә баягы, транспорт ул уңай хәрәкәтләнү чарасы, мал- мөлкәтебезнең билгеле дәрәҗәсен билгеләүче байлык индикаторы да. Әмма, аннан күңел тынычлыгында, иминлектә файдалану белү - монысы инде тормышыбызның язылмаган кануны. Бу уңайдан безнең җаннарда шайтан вәсвәсәсе һич кенә дә урын алырга тиеш түгел. Вәт, менә шул!

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машиналар