Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов: Мин болар белән килешмим, килешмәячәкмен дә

Вазыйх Фатыйхов: Мин болар белән килешмим, килешмәячәкмен дә Кара шәүлә серләре...

Юбилеена багышланган тамашасына берникадәр вакыт ара калганда аның үзенә бәйрәм чарасының узмаячагы хакында җиткерделәр.Сәбәбе юбилярның программасын сызып ташларлык сәбәп килеп чыккан, "Балык Бистәсенең почетлы гражданины" Салават әфәнде Фатхетдинов концерт билгеләргә уйлаган икән бу көнгә. Әйе, менә шул сәбәпле районыбызның танылган композиторы, сәнгать эшлеклесе Габдеразак Мингалиевне, бу очракта диик, үзенең гомер бәйрәмен райондашлары белән бергәләп билгеләп үтү мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр. Габдеразак бу чарага бик озаклап ,күпләрнең үтенече буенча, җаваплы миссия буларак ныклап әзерләнгән иде югыйсә. Күңеле кушуы буенча райондашлары алдында бер изге бурычын үтәргә ниятләве иде бу аның. Моңа кадәрле аның тамаша-кичәләре шыгрым тулы Казан залларында узды.Берничә тапкырлар.Үзем шаһитмен,зурлап бәяләде аның иҗатын республика тамашачысы, җыр сөючеләр, җырчылар.Шулай булмый ни,соңгы елларда гына да аның дистәләгән җырлары"Барс Медиа"ның югары бүләгенә лаек булдылар,ТМТВ ," Татар җыры" кебек абруйлы бәйгеләрдә җиңеп чыктылар. Шулай инде ул, бәхетеңне үгез сөзсә диләрме әле, афиша-билетларын инде әзерләп бетергән, бәйрәм-кичәдә катнашачак 20 артист белән килешенгән үзешчән композиторыбызның чарасы менә шулай өзелүгә дучар булды. Югыйсә, Салават үзе дә аның шактый җырларын башкара бит. Егетләрчә аңа сүз катырга булдык, бәлкем ул аңлар? Мине урындагылар кисәтмәделәр, димәк кирегә юллар ябык брат.Җавап кыска тотылды. Бүгенге эстрадада авторларның пүчтәклегенә дәлил шәп печәт булды монысы да. Хәер, авторны санлаган җырчы ике кул бармагына да сыеп бетәрдер ул, мөгаен. 300 гә якын җырның сүз авторы буларак үземнең хезмәтемне дә Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Асыльяр, Илназ Бахтан кала бик таныйсылары килми бугай. Ә җырлар "Барс" ала, җырчы горурланып "Яраткан җырым" дип сәхнәгә яран сала, чүт ли тезләнми генә, тик авторларын гына телгә алырга оныта. Әле белсә? Кайберләре анысын да белми, дискасында ,хәтта,үз сүзләре дип яздырырга да тарсынмый. Болары бер очтан киткән күңел чишелешләрем генә.

Ә кичәгә килгәндә, ниндидер "кара шәүлә" талантлы егетебезнең юлына аркылы төште. Хак тәгалә барлыгына ышанган хәлдә, хакыйкать үз урынын алыр,җиңәр,озак та үтмәс барысы үз урынына кайтыр дигән олы ышанычта калыйк. Бу егетебез инде күптән "Татарстанның мактаулы мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек зат. Бу турыда инде берничә тапкыр республика матбугатында да язып чыктылар.Тик, әлеге дә баягы,язмыш юлында кара мәче сыман буталучы"кара шәүлә" генә әлегә үзенекен эшләп килә.Ни кызганыч?

Тиз оныттылар хезмәтеңне Рифкат дус?

Балык Бистәсе халык театрын дистә еллар җитәкләгән талантлы режиссер Рифкать Галеев вафат. Ышанасы килми. Әле бер ел элек кенә яңа спектакль кую максаты белән җенләнеп, канатланып йөргән таланлы егетебез бүген гүр иясе. Әҗәл нишлисең син, күзеңн ач,диясе килә ачыргаланып. Яман чир тиз иреште үзенең максатына. Планнары, хыяллары, кешеләргә карата нурлы карашы, җылы күңеле, барысы, барысы офыклар артына күчтеләр. СССР чорында коллективның Мәскәүне яулап кайтуын хәтерлим. Ул район җитәкчеләренең сөенүен күрсәгез иде сез ул вакытларда.Әйтерсең Галиев командасы Берлинны алып кайтып килә. Райкомның беренче секретаре труппаны каршылауның чарасын үз өстенә алганы истә. Исемле автобус биргәннәр үзләренә. Үзешчән артистлар гына димәссең, бүгенге Олимиадалардан җиңүчеләрне каршылаган кебек каршыладылар. Аннан, режиссер тагын да канатланып китте булса кирәк, яңа премьералар белән сөендереп кенә торды тамашачысын. Ихлас елады, артистлар белән бергә күңелен бушатты тамашачы. Еллар белән коллектив үзгәреп торса да, аның иҗади казанышлары бер югарылыкта, дәрәҗәле рәвештә саклана килде.Алар соңгы елларда гына да күп тапкырлар республикакүләм бәйгеләрне оттылар. Рифкатьнең өлеше, сүз дә юк, бәхәссез зур булды. Артык тыйнаклыгы булгандыр, холкы шундыйрак иде, уңышлары белән масаеп йөрүне хуп күрмәде ул. Без җиңүчеләр дип югары даирә җитәкчелек ишекләрен шакырга да бик ашкынып тормады . Үзгә бер үҗәтлеге аны гел дә бер тонуста йөртте бугай. Иреклерәк иҗаты да кемнәргәдер ошап бетмәде сымак. Ни хәл итмәк, иҗат кешесе"мөгезлерәк" була инде ул. Шулай булмаса, әнә, аппаратта эшләгән булыр иде. Сүземнең хикмәте башкада бүген, җәмәгать. Сәламәтлегем какшау сәбәпле Рифкатьне соңгы юлга озатырга бара алмадым. Тик кайбер озатучылар авызыннан ишеткәнемчә, рухын рәнҗеткәннәр икән дигән фикер калды. Хезмәт юлын мәдәниятка багышлаган, районга олы җиңүләр алып килгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен соңгы юлга кадәр(тән иңдерү) озатуда бер генә олы даирә коллегаларының катнашмауы, мәрсия сүз әйтергә җөрьәт итмәве, хәтта матбугат битләрендә кайгынамә бастырырга акча юнәлтә алмавын башкача ничек аңлатырга булыр иде микән? Хезмәтеңне үзең гүргә кергәнче үк онытулары белән җаным ризалашмый Рифкать дус. Иманым камил, син әле хәтерләрдә, калдырган якты эзләреңдә йөзләр, меңнәр күңелендә яшәячәксең.Ә безнең яраларны вакыт үзе бер төзәтер әле. Ә син тыныч йокла Рифкать.Сине беркайчан да начар диеп искә алмаслар,рухыңа дога кылучылар аз булмас. Бер генә көн белән яшәмибез.Бүген кайгысы, шатлыгы береңдә, ә иртәгә кем өлешенә тиярен Ходаем бер үзе генә белә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев