Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов каләменнән: Телсез фәрештәләрне шайтаннар куркыта"

Телсез фәрештәләрне шайтаннар куркыта

Очраклы гына, узып барышлый, ике чибәр туташның Фәргатьне (авт.Исеме үзгәртелде) уртага алып аңа кычкыруларына битараф кала алмадым. Телләрендәге тәмсезлек үзенән- үзе колакны сагайтырга мәҗбүр итте. Хәер, инде аның заманасы да колакныкына әйләнеп бара. Артыкны ычкындырмыйм диеп тешләп йөрүдән тел бирчәләнеп, кирәк чакта да сөйләшмәс хәлгә килә."Син, авыл мокыты, безнең балаларга кисәтү ясарга, кем соң син? Үзеңә начарлык телисеңме.Машинаң урамда, балаң мәктәптән ялгыз кайта. Кояшның кайсы кыйбладан чыкканын белмисең что ли?". Соңыннан Фәргатьнең үзе белән сөйләшмәгән булсам, бу әңгәмәгә әйләнеп тә кайтмаган булыр идем.Талдагы чикләвекнең хикмәте шунда икән, тулай торакларның берсендә коридорда кәгазь яндырып, уртак унитазга чүп тутырып, аңа су җибәреп астагы этаждагыларны су белән бастырганы өчен ике яшүсмергә Фәргать сүз белән катырак кагылып җибәргән булып чыкты. Әниләреннән аермалы буларак, "матсыз" гына ачуланган, кисәтү ясаган, кулы белән дә уйнамаган, бары гамәлдә яндырган кәгазьләрен җыеп алырга гына мәҗбүр иткән.Әйтиек, олы шуклыклары өчен тәрбияви дәрес кенә биреп алган.Ә "әни баларлары"(кызганыч, бу гомүмторакта яшәүчеләр аша мәгьлүм булганча, әниләре үзләре дә "яшел елан" белән шактый дуслар икән) әлеге тәрбиядән зар елап, әниләре ярдәме белән бергәләп полициягә гариза язуга кадәр барып җитәләр. Күр инде син бу хәлне? Имәнепләр китәрсең? Ирексездән үзебезнең балачакка хәтер кайта.Тәмәке тартучы малайны бөтен мәктәп белән ачыктан-ачык, йөзенә бәреп тәрбия кыла идек.Әти- әнисе рәхмәт кенә ишеттерә иде. Әле әти-әнисен ата-аналар җыелышында кызарту бар иде. Дәрес хәзерләмичә килеп звеноны артка сөйрәп кара? Өмәләрдә катнашмыйча кал, класстан тыш дәрес синең белән башлана һәм тәмамлана да. Бүгенге көндә исә андыйларның исемен җәмәгатьчелектә атарга ярамый, мәктәп, сыйныф газеталарында яктырту мөмкин түгел- чөнки,шәхеснең персональ мәгълүмәтенә кагыласың, имеш. Хәер, айнымас исерек булса да, Хәйбүшне исерек дип район газетасы битләрендә исеме белән язарга безнең дә хокук юк. Язып кара, язганыңа гына түгел, туганыңа үкенерсең. Ә безнең чордамы, хәтта,колхоз җыелышларында авылдагы эчкечене сәхнәгә күтәреп, авыл белән сүгә иделәр. Исемен атап, фотога төшереп. Яраган, законы башка иде. Мондый тәрияләрдән күп йолкыш, эчкечеләр сабак ала иде булса кирәк. Хәзер исә "ярамый" кыршаулары һаман саен кысыла бара. Ни кызганыч, кайберләре закон кысаларында. Телсез фәрештәләргә әйләнеп барабыз түгелме, шайтаннар , аларның гөрсиләре күбрәк куркыта башлады җәмәгатьчелекне...

Әзмәверләр (гөрнәдәрдәйләр )акча даулый, ә җирне кемнәр сөрә

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе белән сөйләшеп торабыз.Яныбыздан ике метрлы әзмәвер ир-ат узып китте. "Менә инде икенче атнасын бездән ярдәм сорап йөри.Имеш, ишле гаиләсен туйдырырга финансы җитми, хәле мөшкел. Кызыксына башладык, өч-дүрт урында эшли, бәлкем конверт белән аладыр, җәй әйләнәсе шабашкада икән бу гөрнәдәрдәй егетебез. Ә мондыйларны бармак белән генә санап бетереп булмастыр.Ясалма мескеннәр ишәйде",- ди җитәкче. Чыннан да сау-саләмәт кешегә эше бар инде анысы. Акчалымы, түбән хезмәт хаклымы, аерма шунда гына.Еш кына комбайнчыларның, бай саналган оешмаларда хезмәт куйганнарның кесәсенә кереп акчаларын санарга яратабыз.Кайда без юк, шунда гына җиңел табыла ул акча. Тәүлекләр буена штурвал артыннан төшмәгән комбайнчы, тракторчы, кояш чыкканчы юлга кузгалган шофермы ул, бер ялсыз сыер җилеменнән аерыла алмаган терлекчеме- әллә җиңелме хезмәтләре?!Тәүлекләп йортыннан, гаиәсеннән аерылып читкә чыгып эшләүченең хәле җиңелме әллә?Бөкреңне чыгарып эшләгәндә генә кесәгә керә акча. Җиңел юл белән табылган акчалар, дәүләтне алдап тупланган байлык хакында ник телгә алмыйсыз диярсез. Шуны онытмау мәслихәттер, халыкныкына җинаятьчел кул сузучы гомер илә закон кысаларында җавапка тартылып килгән. Иртәме, соңмы, нәфес тозагына каба ул нәфселе.Әллә аның йокысы тынычтыр диеп уйлыйсызмы?! Бөек акыллы сүз осталары да шуны язып калдырган:"Хезмәтсез кергән акча кешене үз сазлыгына тиз тартып ала."Моннан нәтиҗә бер, хәләл хезмәтем, хәләл акчам, тыныч йокым.Моңа кадәр берүне дә кәфеннек урынына акчага төреп озатканнарын хәтерләмим. Калептән чыгып сүз йөрткәндә,,хәерче яшәми районыбыз халкы. Кич җиттеме, капка төпләренә кыйммәтле-кыйммәтле машиналар кайтып туктый. Алдан хатын, аннан ир кеше, соңрак балалар машинасы. Светофорсыз урында урамны аркылы чыгам димә. Метр саен сәүдә ноктасы, бер генә минутка кешесез, ягьни сатып алучысыз торганнары юк. Кыскасы, зарланырга урын юк. Әзмәвердәйләргә, гөрнәдәрдәйләргә дә!

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: mirotto.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев