Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов: алар мәхәббәт агачының пар тамырыннан...

Мөршидә тәрәзәдән күзен дә алмыйча район үзәгенә киткән ире Рәкыйфне көтте. «Бер бөртек су тамчысыннан яралган алар» дип юкка гына сөйләмидер авыл халкы.

Бер-берсеннән аерылып торган сәгатьләрдә җаннарын кая куярга белмиенчә бәргәләнәләр сымак. Икесе дә характеры белән шундыйлар. Әллә соңлап кына гаилә корып җибәргәнгә үзара кадер-хөрмәт зур бу гаиләдә. Инде менә балалары үсеп җиттеләр. Ә мәхәббәт беренче күрешүдә ничек уянган, ничә дистә еллар дәвамында бер бөртеген дә чайпалдырмыйча саклана килә. Хәер, беренче күрешүләре дә бик кызыклы килеп чыкты бит. Мөршидә үзе Әтнә районыннан.Әшкәтә авылы җимеше. Биш балалы гаиләнең төпчеге булып үссә дә, аңа иркәлек, назлылык әллә ни мулдан тәтеми. Ишле гаиләгә хас хезмәт аның өлешенә дә тия. Ике апасы белән әниләренең уң кулы булсалар, абыйлары янәшәсендә әтисенә уфалла тартышучы, утын әзерләшүче вазыйфасы аның җилкәсенә дә төшә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң язмыш җиле Мөршидәне апасы Флюра артыннан Казанның "Радиоприборы" заводына алып килә. Ул бирегә эләгүен аерата горурлык белән искә ала. Ун ел дәвамында исеме "Алдынгылар тактасы"ннан төшми. Язмыш кызык бит ул, ярату, мәхәббәт, гаилә төшенчәсенә кагылганы аерата хәтердә кала. Флюра апасының гаиләсе Мөршидәнең булачак тормыш иптәшенең абыйлары белән дачада ызандашлар булып яшиләр. Бу ике гаилә бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Көннәрдә бер көнне кунак ашында Мөршидә авылдан килгән Рәкыйф белән күзгә- күз очраша. "Нидер кинәт кенә йөрәкне кисеп үтте. Мәхәббәт хисе булган икән. Аның да минем карашка битараф булмаганлыгын аңладым. Озак аралашмадык, килен булып Яңа Арыш авылына кайтып төштем",- ди Мөршидә күңел хатирәләрен барлап.
Инде гаилә коруларына да 22 ел вакыт үтеп киткән. Кызлары Ралинә Казан медицина көллиятендә белем ала. Уллары Рәмзил армия хезмәтеннән соң туган нигезенә кайтып, хуҗалыкта терлекче булып эшли. Балаларының тәртипле, хезмәт сөючән булып үсүләренә сөенеп туймыйлар. Мөршидә белән Рәкыйф Садыйковлар "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең алтын куллы хезмәт кешеләре булып саналалар. Мөршидә 14 ел хуҗалыкта бозаулар карый. Соңгы елларда Рәкыйфе дә янәшәсендә хезмәт куя. Моңа кадәр Рәкыйф печән чаптыру техникасында эшләгән. Техникада 30 еллык хезмәт стажы бар.
Бүген алар җаваплылыгында 4-5 айлык 100 баштан артык терлек исәпләнә. Бу елның тугыз аенда 17,5 тонна ит җитештергәннәр. Әле бу группалардан тыш Рәкыйф үзе тагын өстәмә группа терлекләр дә карый икән.
- Үзем генә булсам нык авырга туры килер иде. Һәр адымымда Рәкыйф ярдәмгә килә. Сиңа авырга килмәсен дип кенә тора ул. Гел бергә инде үзебез, - ди Мөршидә.
Бергә дигәнлектән, аларның ат арбасына ничек утырып йөрүләрен, үзгә бер соклану белән сөйли авыл халкы. "Икесе арбаның бер ягында булырлар. Араларыннан җил дә үткәрми алар.Чын ихластан кадер-хөрмәт, яратышу шулай буладыр инде ул", - диләр алар хакында. Бер сердә, бер фикердә яшәү аларның эш нәтиҗәләрендә, гаилә хәлләрендә дә уңай чагылыш таба билгеле. Шулай булмаса, шәхси хуҗалыкларында өч сыер, өч үгез, өч бозау, бер ат, колын тотып булыр идеме икән?! Үзләренә җитәрлек, туган-тумачага күчтәнәч итеп бирерлек кош-кортларны да күпләп асрый алар. Малың булды исә, кереме дә була инде аның. Гаилә елга 3-4 әр тонна сөтен сата, арткан итләрен дә базарга, "үз клиентлар"га чыгарып кына торалар. 37 сотый җирләрендә бәрәңге игәләр, печән үстерәләр. Үз тракторлары бар. Хәер, хуҗалык җитәкчесе дә гозерләренә каршы килми, кирәк кадәр фуражын, печәнен биреп торалар. Әле өйләрен яңарткан вакытларында акчасын да биреп торган, техника белән булышкан. "Хезмәтчән гаилә, эштән курыкмый торганнар алар". Монысы җәмгыятьнең директоры Рәис Гафуров сүзләре.
... Кинәт кенә, әйтерсең өй түреннән үзгә, якты, нурлы кояш чыкты. "Аллага шөкер, әнә, әтисе дә кайтып төште" диеп сабыйларча куанырга ашыкты Мөршидә. Инде үземнең дә аларның бер мәхәббәт агачының ике тамыры булганлыгына шигем калмады.
Вазыйх Фатыйхов.
Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев