Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Татарстан командасы өчен синең, минем тавыш бик мөһим

Бу атна азагында Рәсәй халкы үзенең сәяси багланышын билгели. Думага кемнәр килер, монысы сайлаучыдан, аның сайлау участокларына килүеннән, кайсы кандидатка тавыш бирүеннән тора. Балыкбистәлеләрнең сайлауларга нинди кәефтә, нинди өметләрдә килүе белән кызыксынган хәлдә газетабыз хәбәрчесе түбәндәге респондентларның фикерләре белән кызыксынды.

Рөстәм Гильманов- Татарстан адвокатлар коллегиясенең Балык Бистәсе районы буенча адвокаты:
-Сайлауларда катнашу һәрбер Россия гражданинының изге бурычы. Ил язмышына битараф булмаган кеше сайлауларга килмичә калырга тиеш түгелдер дип саныйм. Думада нинди партия вәкилләре, нинди депутатлар эшләячәге сайлаучының тавыш бирүенә бәйле. Анда тәҗрибәле, эшләүче команданың туплануы бик мөһим. Законнарны камилләштерү өстендә эшләү һәркемнең дә көченнән килә торган гамәл түгел.
Камил Нуретдинов- «Балык Бистәсе районының Почетлы гражданины»:
- Сайлауларда 1970 елдан бирле катнашып киләм.Сайлауларга баруны гражданлык бурычым итеп күрәм. Студент елларындагы беренче сайлауга баруымны да кичәгедәй хәтерлим.Ул елларда сайлаулар аеруча бәйрәм төсендә уза иде. Бүгенге көндә гаиләбездәге өч бала, өч оныгыбызның киләчәге күбрәк кызыксындыра безне. Һәммәбезгә матур тормыш, якты киләчәк насыйп иләсен Тәңрем дигән теләктә барачакбыз бу сайлауларга.
Илдус Фатыйхов-« Россия гомүмбелем бирү системасының почетлы работнигы»:
-Мин сайлауларга үз фикеремне, үз позициямне белдерү өчен барам.Сайлауларда катнашмый калганым юк. Күңелем белән, гражданлык кыйблам, дәрәҗәви вазыйфам белән дә сайлауларга баруны бурычым саныйм. Ил өчен, республикам өчен дә ниндидер бер дәрәҗәдә өлешемне кертәмен дип уйлыйм. Бу уку елында мәктәбебезне яңарту дәүләтикүләм Программага кертелде. Думада утыручы депутатларыбызның киләчәктә дә мәгариф системасына игьтибарлы булырларына өмет итәм.
Анатолий Автономов- Россия пенсионерлар Союзының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге рәисе:
-Мин илемнең, туган җиремнең язмышына битараф була алмыйм. Сайлауга үзебезнең буынның , балаларымның, оныкларымның ышанычлы киләчәген күздә тотып барачакмын. Инде өлкән буын буларак һәр таңыбызда балаларыбызның иминлеге хакына атса иде дигән теләктә уянабыз, һәр кичебездә шундый теләктә ятабыз. Дәүләт Думасы безнең яшәешебезне Законнар калыбына кертүче структура ул. Димәк , анда нәкь менә халык мәнфәгате өчен янып эшләүчеләр, акыллы фикерләрен әйтүчеләр, бер үк вакытта җиргә якын кешеләр кирәк.
Дистәләгән сораштырулардан күренгәнчә, үзем өчен бер нәтиҗә чыгардым. Җирлегебезнең күпчелек халкы сайлауларга административ күрсәтмәләр буенча түгел, ә намусы кушканча, гражданлык позициясен аклау, яклау максатында барырга, тавыш бирергә планлаштыра. Бер үк сайлаулар тынычлыкта, дустанә мөнәсәбәттә, матурлыкта гына узсын иде дигән теләктә каласы килә. Ә бу сайлауларда депутат булып сайланучылар колагына: " Бу җирдә Балык Бистәсе дигән бөек дәүләт, күпмилләтле булган халык яши. Киләчәктә сезгә тавыш биргән балыкбистәлеләрне дә онытмагыз" дигән күңел кайтавазын яңгыратасы гына кала.
18 сентябрь көнне елның төп сәяси вакыйгасы- Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Дәүләт Думасында республикабыз командасын күз алдында тоткан хәлдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге сайлауларда катнашу һәм ничек тавыш бирүнең зур әһәмиткә ия булуын ассызыклап үтте. Бу Татарстаныбызга Думада үзенең позициясен көчәйтү өчен кирәк. Моның өчен сайлау көнендә хокукы булган һәрбер татарстанлының сайлау участогына килеп үз фикерен белдерүе сорала. Сайлауга күпме күбрәк киләбез, республикабыздан депутаталарыбызның шуның кадәр Думада күбрәк сайлануына ирешербез. Безнең тавыш бирүебез депутатлыкка кандидатларга гына түгел,ә бәлки республика өчен дә тавыш бирү дигән сүз. Думада үз сүзен әйтә белә торган команда туплау исә- колачлы федераль программаларга керүне гарантияләү, дәүләт бюджетыннан республикага средстволар җәлеп итү, перспектив проектлар буенча Законнарны камилләштерү юнәлешендә ышанычлы эшчәнлек алып бару өчен кирәк. Шул ук вакытта республикабызның башкаларга үрнәк итеп бүлешерлек рәсәйкүләм әһәмияткә ия булган гамәли проектларын Дума дәрәҗәсенә күтәрү дә безнең өчен һич кенә зыянга булмас. Шулай икән, әлеге сайлауларда синең дә, минем дә тавыш бик мөһим. Бюлетеньнәрне кулга алганда без тавыш биргән кандидатка киләчәгебезне берникадәр дәрәҗәдә бәйләвебезне истән чыгармасак иде.
Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев