Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мөхәррир сүзе

Илдар Халиков бәйрәм тантанабызда катнашты-Фотолар

"Парклар һәм скверлар көне" уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-Министры Илдар Халиков районыбызда узган бәйрәм тантанасында катнашты.

Ул районыбыз башлыгы Илһам Валеев белән Кама ярында яңа төзелгән ял паркын карады, аның җиһазланышы белән танышты, чаралар уза торган мәйданчыкларда булды, "Будь здоров!" клубы членнары чыгышын күзәтте һәм алар белән истәлек фотосына төште. Бу көнне Кама ярында гаҗәеп бай чаралар оештырылды. Җирле шагыйрьләр, рәссамнар тәкъдир иткән иҗат җимешләрен күреп, тыңлап хозурланырга, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән бергә моңланырга, китаплар алыштырышырга, башваткычлар чишәргә, асфалтька рәсем ясарга, курайчыларга кушылып уйнарга, роликта узышырга мөмкинлек бар иде. Кыскасы, тамашачы хөкеменә дистәләгән кызыклы тәкъдимнәр булды.
Бәйрәмнең рәсми өлешен район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде.
-Безнең өчен бу көн бик тә истәлекле.Яңа төзелгән, төзекләндерелгән ял паркын тәкъдир итү сәгатьләре бу. Районыбызда шушындый өч ял урыны булачак. Күргәнегезчә, монысын шактый үзенчәлекле итеп ясадык. Сабантуй уза торган урында да ял паркын торгызу тәмамланып килә. Болардан тыш тагын бер ял паркы булдырачакбыз. Боларның барысы да финанс сорый. Бу уңайдан республика җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләребезне ирештерәсе килә. Республикабыз программалары нигезендә район үзәге, авылларыбыз күзгә күренеп уңай якка үзгәрешләр кичерәләр, яңа социаль объектларыбыз ишәя бара,-диде район башлыгы.
Язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Парклар һәм скверлар көне”