Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Газета укучыларыбызга ихластан рәхмәтлебез

Кадерле укучыбыз! “Авыл офыклары“ үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Газетаны бастыруга әзерләгән саен, яңа номер безнең укучыбызга кызыклы булырмы икән, дип уйланам. Дөнья динамик рәвештә үзгәрә һәм кайвакыт аның артыннан өлгермибез кебек. Шуңа да карамастан, без укучыбыз өчен кызыклы һәм актуаль темаларны алып язарга тырышабыз.

. Шушы көннәрдә 2021 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу ункөнлеге тәмамланды. Безнең районда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга район газетасын яздырган район башлыгы Илдар Таҗетдиновка, шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Роман Исланов, Фирдания Әхмәтҗанова, Дамир Ризаев, Марс Мәгыйзов, Вячеслав Токранов һәм иганәчеләребез Раил Бариев, Айнур Шәмиевка  рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сезнең булышлык белән шактый балыкбистәлеләр район яңалыкларын укып, аннан хәбәрдар булачаклар.
Газетабызга язылырга теләүчеләр өчен шуны җиткерәсе килә. Аны элемтә бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре аша теләсә кайсы вакытта башкарырга мөмкин. Газетабызның рәсми сайты аша яки безгә - редакциягә  дә мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук айга 92 сум альтернатив язылу да тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса