Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Берләшү һәм ныгу хакына

Чаңгыда йөрү – безнең гаиләнең иң яраткан традицияләренең берсе. Урманда ашыкмыйча йөргәндә туган хисләрне һәм күңел халәтен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Безнең барыбызга да нәкъ менә шушы тынычлык хисе җитми кебек.

Тәрәзә артында кышның өченче ае һәм мин табигатьтәге тынычлык атмосферасын күңелемә сеңдерәм. Ял иртәсендә гаиләм белән чаңгыга чыктык. 
Чаңгыда йөрү – безнең гаиләнең иң яраткан традицияләренең берсе. Урманда ашыкмыйча йөргәндә туган хисләрне һәм күңел халәтен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Безнең барыбызга да нәкъ менә шушы тынычлык хисе җитми кебек.
Һәр яхшы һәм начар нәрсә балачактан ук гаиләдә салына. Әгәр дә без республикабызны, илебезне көчле, алга китүчән итеп күрергә телибез икән, без үзебездән башларга, балаларыбызны тулы, нык һәм тату гаиләдә тәрбияләргә тиешбез. Гаилә һәм аның кыйммәтләре һәр җәмгыятьнең үзәгендә тора. Балалар гаиләдә туа, тәрбияләнә һәм үсә, өлкән буын тәҗрибәсен һәм традицияләрен әкренләп үзләштерә, үз халкының тулы хокуклы вәкилләренә әверелә.
Шуңа күрә балаларны кечкенәдән үк дөрес тәрбияләргә кирәк. Моны эшләүнең иң кулай ысулларының берсе – традицияләргә таяну. Һәр гаиләдә алар төрле булырга мөмкин, ләкин аларның барысының да бер мөһим ягы бар – берләштерү һәм ныгыту.
Хөрмәтле укучыларыбыз, гаиләләрегездәге традицияләр белән уртаклашып безгә хатлар юллагыз. Адресыбыз: З. Шәймәрданов ур., 31, б. Электрон почта: redrs@mail.ru. 

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев