Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Балык Бистәсе “Авыл офыклары” район газетасы бүләге иясенә барып иреште

Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә узган чарада "Авыл офыклары" район газетасына 2018 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында (квитанция күчермәсен, нөсхәсен редакциягә юллаучылар) махсус бүләгебез иясе билгеле булды.

Кыйммәтле бүләкне якташыбыз, "Строитель-5" оешмасы җитәкчесе Фәрхулла Заһидуллин әзерләгән иде. Әлеге бүләк күпсанлы укучыларыбыз алдында гадел рәвештә ачыкланды. Ул Балык Бистәсендә яшәүче Нәсимә Миншагаева өлешенә тиде. 30 елдан артык район ветеринария службасында хезмәт куйган. "Бәхет иясе" белән берничә сорауга җавап эзләдек, аның фикерләрен тыңладык.
- Нәсимә ханым, район газетасын күптән алдырасызмы?
-30 елдан артык язылып киләм. Районга 1983 елда эшкә кайткан идем, беренче тапкыр язылуым да шул елны булды. Менә шуннан бирле бер ел да язылмыйча калганым юк.
- Ни өчен район газетасына өстенлек бирәсез?
-Беренчедән, район сулышы белән яшим. Беренче битеннән дүртенчесенә чаклы кирәк мәгълүмат табам. Соңгы вакытта дөнья күрүче "Легендар җитәкчеләребез" рубрикасы бик кызыклы. Ул мине үткәннәремә алып кайта, хезмәт юлы хатирәләрен яңартам. Аннан, котлаулардан танышларымны барлыйм, югалтуларны да газета ирештереп бара.
- Бүләк белән сезне котлыйбыз. Мондый отышларның тормышыгызда булганы бармы?
-Юк, мин ул яктан бик мактана алмыйм. Отышка ышанмыйча яшәдем гомер буе. Бу юлы иптәш хатыным мәҗбүриләп дип әйтерлек язылу квитанциясен сезгә юллады. Әле отышымны белмидер дә. Аңа, бүләк хуҗасына да бик рәхмәтле калам. Райондашларыма Яңа елда иминлек, бүгенге кебек көтелмәгән, көтелгән шатлык-куанычлар килеп ирешсә иде. Ә сезнең язылучыларыгыз кимемәсен.
Вазыйх Фатыйхов язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев