Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Балык Бистәсе районы Бәтке авылыннан Камил Милиҗанов « Авыл офыкрары» редакциясенә килеп бүләген алып китте.

Балык Бистәсе районы Бәтке авылыннан Камил Милиҗанов « Авыл офыкрары» редакциясенә килеп бүләген алып китте.

Бүген ул редакциябездә кунакта булды. 45 елга якын газетабызны яздыручы Камил дустыбыз иң беренче чиратта газетабыз турындагы җылы фикерләре белән уртаклашты, үзенең эшлекле тәкьдимнәрен җиткерде.

Камил Милиҗанов Арча районында туып үскән, югары уку йортын тәмамлап юллама белән элеккеге Жданов исемендәге колхозга зоотехник булып килгән булган. Бу белгечлеге буенча 14 ел эшләгәннән соң ,20 ел бухгалтер вазыйфасын башкарган.

- Атнаның җиде көне сыман, җиде хуҗалык, җиде район җитәкчесе белән эшләргә туры килде.Хезмәт урынында яшәп калганы мин генә бугай,- ди ул ярымшаярып, ярымҗитдилек белән .

Тормыш иптәше Гөлсинә дә район халкына таныш исем. Сыер савучы буларак" Почет Билгесе" орденына лаек булган. Соңгы елларында район кулланучылар җәмгыятендә матур хезмәт куя. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, Камил ага тик утыра торганнардан түгел .Ул җәмәгатенең уң кулы. Аның белән әңгәмә барышында бер кызыклы мәгьлүматка тап булдым: алар юлсыз вә кибетсез тагын дүрт авылга да ( Яншык, Дикое Поле, кече Көл, Осиновка) сәүдә хезмәте күрсәтәләр икән. Афәрин, дими ни дисең аларга!

Кыскасы, бүләк лаеклы , кешелекле, хөрмәтле кеше өлешенә тигән булып чыга. Шуңа күрә аның белән без дә шатланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев