Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мөхәррир сүзе

Алдан хәстәрен күргән, уңган

«Бердәм Россия» партиясе республикабызның лидеры вазыйфасына кандидатлар күрсәтүдә партия эчендә тавыш бирүне җәмәгатьчелеккә ышанып тапшыруы белән Татарстан илебездә иң беренчеләрдән булып тарихка кереп калачак.

Исебезгә төшереп үтик, агымдагы елның 13 маеннан 5 июненә кадәр чорда Татарстанның 12 җәмәгать оешмасы Президент праймеризына (партия эчендә елдан тавыш бирү) Республика лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итүчеләр арасында-Татарстан Республикасының эшмәкәрлек һәм предприятияләр Ассоцияциясе студентлар Лигасы, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм крестьян хуҗалыклары, фермалары Ассоциясе ветеран оешмалары Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бердәм яклап чыктылар.

Праймериз өчен җәмәгатьчелек тагын өч кандидат күрсәтте. Алар-Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Татарстан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм Россия Президенты администрациясе эчке сәясәт идарәсенең экс-җитәкчесе Олег Морозов.

27 июнь көнендә сайлаучылар очрашуында кандидатларның өчесе сайлап алыначак. Аларны исә 33 республика җәмәгать оешмалары һәм "Бердәм Россия" вәкилләре мәгълумлаячак. Праймериз нәтиҗәләре буенча "Бердәм Россия" партиясе үзенең чираттагы конференциясендә Татарстан Президенты постына үз кандидатурасын тәкъдим итәчәк. Бу җәһәттән, әлеге праймеризда безнең районыбыздан да 34 вәкил катнашачак.

Тулырак язманы газетадан укый аласыз.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото redrs@mail.ru дан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: партия эчендә елдан тавыш бирү