Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Югары Тегермәнлек урта мәктәбе укучылары проект эшләрен унышлы яклап, дәрәҗәле икенче урынга лаек булдылар

Сыйныфташлар сынатмый Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 10нчы сыйныфында 12 укучы белем һәм тәрбия ала. Без дус, тату яшибез, бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз, уңышларыбыз да - уртак сөенеч, шатлык.

Күптән түгел генә Г. Исхакый исемендәге Россия төбәкләре катнашы белән Чистай шәһәрендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә сыйныфташыбыз Миләүшә Әлмиева һәм татар теле, әдәбияты укытучыбыз Раушания Кәбирова икесе дә проект эшләре якладылар һәм дәрәҗәле икенче урынга лаек булып, Мәгариф һәм фән министры кул куйган Диплом белән бүләкләнделәр.

Аннан алда гына икенче бер сыйныфташыбыз Айсылу Васикова татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында катнашып, призлы урынга ия булган иде.

Егетләр дә сынатмый безнең. Фаил Галәүтдинов Н.И.Лобачевски исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә финал этабына узып, өченче хәлиткеч турда Югары Тегермәнлек топонимикасына кагылышлы темага чыгыш ясарга әзерләнә.

Михаил Русаков.

Фото tatfrontu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев