Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яр Чаллы шәһәрендә узган фәнни-техник иҗат конкурсында безнең район укучылары да катнашты

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» технопаркында «Кванториум-2020» региональ фәнни-техник иҗат конкурсы булды.

Бу елны ул дистанцион формада узды. Шулай булуга карамастан, конкурста катнашучылар арта гына. Балалар Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Балтач районнарыннан эшләрне җибәргәннәр иде. 
    Эшләрне яклау, конкурска йомгак ясау «Zoom» платформасы аша онлайн форматта узды. 
   Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Робототехника» юнәлеше буенча ике эш тәкъдим иттеләр, алар призлы урыннар яуладылар. Артур Нәҗметдиновның «Канат  юл» («Канатная дорога»)  эше I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде, ә Виктория Пузырькова һәм Фәнис Гариповның «Күзәтү тәгәрмәче» («Колесо обозрения») эше II дәрәҗә Дипломга лаек булды. 
   Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр Россия почта хезмәте аркылы килеп иреште.

Игорь Пузырьков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса