Укытучылар еллык кыйблаларын тәгаенләделәр
Бу атна уртасында районыбызның мәгариф хезмәткәрләре үзләренең традицион август киңәшмәсенә җыелдылар. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов, республика Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары, якташыбыз Илсур Һадиуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фонды директоры Нурия Хашимова, Мәскәү университеты профессоры, психологик фәннәре докторы Владимир Кудрявцев катнаштылар.
Кунаклар киңәшмәгә чаклы районыбыз мәктәпләре көче белән оештырылган күргәзмә белән таныштылар.
Август киңәшмәсенең пленар утырышы район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйковның “2017-2018 уку елы йомгаклары һәм алдагы уку елына бурычлар” турындагы докладын (авт. Әлеге докладның тезислардан торган кыскача вариантын газетабызның алдагы санында укучыларыбыз хөкеменә тәкъдим иткән идек инде) тыңлаудан башланып китте. Докладчы чыгышында, нигездә, үткән уку елындагы казанышларга, яңарышларга тукталып үтте, алда торган проблемаларны аныклады, киләчәктә район мәгариф хезмәткәрләре алдында торган бурычларны атап узды. Аннан фикер алышуларга күченелде. Чыгыш ясаучылардан Татьяна Власова (2 нче номерлы Балык Бистәсе мәктәбе тарих укытучысы), Николай Сергеев (Шомбыт авыл җирлеге башлыгы), Айрат Исмәгыйлов (дәүләт юл куркынычсызлыгы инспекциясе бүлеге начальнигы) мәгариф системасына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләргә тукталдылар.
Утырышта катнашучылар Илсур Һадиуллинның чыгышын аеруча кызыксыну белән тыңладылар. Ул залдагы педагогларны министрлык тарафыннан инде хәл ителгән, киләчәктә хәл ителергә планлаштырылган кызыклы яңалыклар белән таныштырды. Чыгышның тулы варианты белән сайтыбызда таныша аласыз. Ул күпләргә кызыклы булыр дип уйлыйбыз, чөнки анда укытучы хезмәтен камилләштерү, аны чит- ят мәшәкатьләрдән мөмкин кадәр азат итү юнәлешендә шактый кыйммәтле яңалыклар яңгыраш тапты. Яңгыраган фикерләрне зал алкышларга күмеп хуплады.
-Эшегезгә сөенеп бара, аннан шатланып кайта торган булыгыз. Мәктәп ишекләренең мәңгелеккә ябылуын теләмибез дисәк, балалар санын арттыру турында кайгырту һәммәбезнең олуг бурычы. Мәктәпләр яшәсә, авылларыбыз гомерле булыр, - дип тәмамлады чыгышын вәкаләтле кунагыбыз.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов исә мәгариф хезмәткәрләренең быелгы уңышын старт итеп алырга чакырды.
-Безнең мөмкинлекләр күп, бары тик күңел белән эшкә бирелеп, яңалыкларның асылына төшенеп эшләү генә кирәк. Бүгенге көндә укучыга нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур булуын аңлату һәм аларны шушы юнәлешкә әзерләү бик мөһим, - диде ул чыгышында.
Бу көнне районыбызның мәгариф маякларына күкрәк билгеләре, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Светлана Ермолаева (2 нче Балык Бистәсе мәктәбе география укытучысы), Гөлсәрия Абдуллина (Юлсубино мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Наталья Маликова (Олы Мәшләк), Мөнәвәрә Нәфыйгуллина (Масловка), Светлана Прокопьева (Шомырбаш) республикакүләм, ә Ольга Лаврентьева (“Березка” балалар бакчасы), Илнур Галимов (Яңа Арыш), Әнисә Хөсәенова (Балык Бистәсе гимназиясе), Татьяна Старикова (Агротехникум), Ләйсән Закирова (Балалар иҗат үзәге) район башкарма комитетыннан бүләкләргә лаек булдылар. Шулай ук югары укыту сыйфатына, яхшы тәрбияви дәрәҗәгә ирешүче, яңа уку елына зур әзерлек белән килүче 18 мәктәп һәм Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе җитәкчеләренә Мактау кәгазьләре, акчалата сертификатлар тапшырылды.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа