Былтыр укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар.
3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк. Дөрес, моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта, интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде....
Былтыр укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар.
3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк. Дөрес, моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта, интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде. Бу хакта газетабызның алдагы саннарында язып чыктык. Мөгалимнәрнең үзләреннән дә әлеге хакта сораштыру уздырдык. Ул чакта Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы бу вакыйгага карата шәрехләмә бирмәгән иде. Бу юлы исә, министр Энгель Фәттахов бердәм дәүләт имтиханнары турында тулырак аңлатты.
Кемнәр бирә, кемнәр юк?
2016-2017 уку елында үз фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы бирүдән югары категорияле мөгаллимнәр, шулай ук быел беренче, югары категориягә аттестация узган укытучылар азат ителә. Былтыр башлангыч сыйныф укытучылары имтиханнарны тапшырмаган булган, быел исә аларга да сынау тотарга туры киләчәк. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен тест сорауларын Казан педагогия көллияте белгечләре әзерли. Сорауларның күбесе педагогика һәм психология өлкәсенә карый.
Чыганак: shahrikazan.com
Нет комментариев