Безнең нәниләребез өчен тылсымлы дөнья "Каенкай" балалар бакчасы.
Бу серле дөньяда тормышыбызны дәвам итүчеләр, киләчәк буын тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, аларга игелекле туфрак кирәк. Нәниләр өчен бу туфрак халкыбызның зирәк акылы, моңлы күңеле,җор теле тудырган, гасырлар буе тупланып килгән иҗат җәүһәрләре, гореф-гадәтләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре.
Ни кадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә ул балалар дөньясы. Татар халкының гадәтләре белән таныштыру максатыннан төрле бәйрәм иртәләре уздырабыз. Һәр елны "Сөмбелә", "Нәүрүз килә", "Туган тел", "Сабантуй" бәйрәмнәре үткәрәбез. Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш иҗатларына багышланган иртәләрне мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрергә тырышабыз.
Бакчабызда төрле бәйрәм чаралары вазыйфалары бик теләп үтәлә. Милли йолалар һәм гореф-гадәтләр алыштыргысыз тәрбияви чара булып тора. Шуларның берничәсе "Әниләр көне" , "Әткәй-әти-әтием" , "Әнием- энҗе бөртегем". Бу бәйрәмнәрдә бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеялар, үз-үзеңне тоту, татар халкының укымышлы, моңлы-биюле, уен-көлкене яратучы халык икәнлеген аңлатуы гореф-гадәтләргә нигезләнгән.
Балаларга татар телендә җыр, бию, уеннар, шигырьләр өйрәткәндә иң беренче ярдәмчеләребез - әти-әниләр. Бәйрәм вакытында кул эшләре буенча төрле ярышлар, матур эшләрдән күргәзмәләр оештырыла. Шушы һөнәр балаларда киләчәктә дәвам итсен өчен бу чараларны кирәк дип уйлыйбыз. Төрле бәйрәм иртәләрендә әти-әниләр бик теләп катнашалар, үзләре эшләп кул эшләре алып килеп балаларны куандыралар. Бу шөгыль безнең балалар бакчасында балаларыбызның бер кызыклы чарасы булып тора.
Соңгы " Әнием-син энҗе бөртегем" дип аталган бәйрәм иртәсе дә бик күңелле узды. Балалар үзләренең концерт номерларын чын артистларча башкардылар һәм үзләре үстергән гөлләрне бүләк итеп әниләренең күңелләрендә бәйрәм күтәренкелеге тудырдылар.
Киләчәктәдә балаларыбыз тәүфыйклы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсүләрен, үзләре сайлаган зур тормыш юлыннан горур атлауларын теләп калам.
Гөлүсә Бәһманова.
Күгәрчен авылы тәрбиячесе.н
Фото: yandex.ru
Нет комментариев