Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шомбыт мәктәбендә заманча җиһазландырылган укыту бүлмәләре ачылды

 Күптән түгел ил мәктәпләрендә Бөтенрәсәй «үсеш ноктасы» үзәге ачу марафоны узды.

Аны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов үткәрде. Рәсәй буенча «Мәгариф» милли проекты кысаларында агымдагы елның сентябрендә Россия Мәгариф министрлыгының 2951 цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды.

Шуларның 42се Татарстан Республикасына туры килә.  

Заманча җиһазландырылган әлеге кабинетларда укучылар «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрен өйрәнәчәк, шулай ук төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәчәк.

Әлеге марафон кысаларында шушы көннәрдә Шомбыт урта мәктәбендә дә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылу тантанасы булып узды. Балалары белән бергә ата-аналар да ул көнне оештырылган мастер-классларда һәм ачык дәресләрдә катнаштылар.

-Агымдагы елда безнең мәктәп “Үсеш ноктасы” программасына кергән иде. Бу юнәлештә дүрт бүлмә -  кызлар һәм егетләр өчен технология, тормыш иминлеге нигезләре, информатика  класслары ремонтланды. Идәннәр, түшәмнәр яңадан ясалды, түшәмгә, такта алларына өстәмә  яктырткычлар  куелды. Яңа ремонтланган бүлмәләрдә эшләве дә күңелле.

Коллектив бик канәгать. Төзелеш компаниесе вакытында һәм сыйфатлы итеп бүлмәләрне яхшыртып безгә тапшырды.

Бүгенге көндә җиһазландыру дәвам итә. Шушы көннәрдә өч конструктор, мобиль класска 10 ноутбук, тормыш иминлеге нигезләре бүлмәсенә тәҗрибәләр ясау өчен макетлар кайтты,-дип сөйләде мәктәп директоры Рамил Фәрзетдинов.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса