Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сезнең алда баш иябез

Игълан ителгән «Педагог һәм остазлар» елы уңаеннан үзебез мәктәптә укыган чордагы мохитны һәм укытучыларыбызны искә алып узу теләге туды.

Без Юлсубино мәктәбенә беренче сыйныфка  барган 1970 елның 1 сентябре яңгырлы булды. Бәхеткәдер инде шул елны мәктәптә күмәк хуҗалык көче белән төзелгән яңа спорт залы ачылды (хәзерге телдә әйтсәк «трансформер», кирәк вакытта актлар бинасы ролен дә үтәде).  Бөтен мәктәп шул залга җыелып яңа уку елы башлану тантанасында катнаштык. Безне, беренче сыйныфларны укытучыларыбыз Сания апа Гәрәева һәм  Сәйха апа Хәйретдинова каршы алдылар.  Апаларым да башлангыч белемне Сания апада алгангадырмы (калдырырга урын булмавы да сәбәпче булгандыр) мин дә 6 яшьтән мәктәп бусагасын атладым. Әминә апа Дәүлиева, Мөнир абый Мәгыйзов,  Вәгыйз абый Шәрипов, Ямаш авылында (Юлсубино мәктәбенә карараган) Рәхилә Диярова, Фәүзия Галиуллина, Хәдичә Фазлыева, Сәлимә Абдуллина шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары булып эшләделәр. Ә Рәкыя апа Гарифуллина бер сыйныфны башлангычтан алып класс җитәкчесе булып чыгарылышка кадәр алып барып җиткерде (Юлсубино урта мәктәп буларак эшли башлагач беренче чыгарылыш иде). 
1960 нчы еллар уртасында мәктәпкә Александр Новиков, Роза Газизова, Гали Шәрифуллин, Рауза Фәтхетдинова, Ибраһим Сафин, Габделхәй Сәлахов һәм башка остазлар арасына уку йортларын бетереп эшкә Гөлсаһирә Гарипова, Рәсим Васиков, Сания Мөхәммәтшина, Сания Нәфыйкова, үзебезнең авыл кызлары һәм егетләре Гөлсем Галимова, Рәхилә Җәләлова, Камил Зиннәтов, Вәгыйз Мөхәммәтшин, Хәмәтгаян Сәйфетдинов, Габделхәй Мөбәрәков (соңрак мәктәп директоры) килгәннәр.
Ә 80 нче елларда көчле ташкын булып мәктәп коллективына Зөлфирә Шәрипова, Тәнзилә Гатиятова, Любовь Ивановна Павлова, Диләрә Шаһина, Асия Хуҗаҗанова, Рушания Хисмәтуллина, Шамил Гәрәев, Рәмзия Галиева килеп кушылдылар. Күпмедер вакыт аралыгында Рафаэль Әхмәдиев, Илдус Мөхәммәтханов, Рөстәм Вәлиев, Әхкам Баһавиев эшләделәр. Югары уку йортын тәмамлап юллама белән күп кенә яшь укытучылар хезмәт юлын биредә башладылар, үзләре турында якты истәлекләр калдырдылар.
Безнең 5 нче сыйныфтан  алып чыгарылышка кадәр  сыйныф җитәкчебез Люба апа Вәлиева (Павлова) булды. 27-28 баланың шәхес буларак үз характеры булган.  Һәрберебезгә аның җылы карашы, сүзләре, киңәшләре табылган. 
Үз вакытында укытучыларыбызга бәлкем тиешенчә игътибарлы да булмаганбыз, аларга борчулар да китергәнбез.
Әлеге язма белән исән- сау остазларыбызга олы рәхмәтебезне җиткереп, искә алуыбыз бакыйлыкка күчкәннәр рухларына дога булып ирешсен иде.

Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев