Савым остасы Юрий Смирнов Балык Бистәсе районы “Шакиров” фермерлык хуҗалыгының төп тоткасы
"Шакиров" фермерлык хуҗалыгында савым остасы Юрий Смирновны коллективның төп фигураларыннан берсе саныйлар.
Көннең кайсы вакытында килсәң дә, аны сыерлары янында очратырга мөмкин. Малларга азык тарата, ятакларын чистарта, буаз сыерларга солы, арпа пешерә, су җылыта, бина эчен тәртиптә тота. Механизмнарның, саву аппаратларының төзеклеге өчен дә ул җаваплы. Кыскача гына әйткәндә, ферманың ышанычлы хуҗасы бу егет. Фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре аңа бер вакытта да:" тегене эшлә, болай ит,- дип күрсәтмә бирмиләр. Элеккеге чорларда биредә аерым бозау караучылар да эшләгән. Бүген ул аның барысына бер үзе өлгерә. Юрий Смирновны "үз эшенең остасы" дип тиккә генә атамыйлардыр. Биредә үзенең намуслы тырыш хезмәте белән зур хөрмәт казанырга өлгергән ул. Фермерлык хужалыгы бу елның 10 аенда хәзерләүчеләргә 136 тонна сөт саткан. Монда сүз дә юк, аның хезмәт өлеше бәхәссез зур.
Рәсемдә ферма маягы Юрий Смирнов.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев