Самат Миннеханов – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбе укучысы "Мин туган ягымда гына бәхетле"
Бәхет тәме туган җиремдә Минем туган ягым - Татарстан. Монда бик күп милләт вәкилләре дус һәм бердәм, матур гомер кичерә. Аларның гореф-гадәтләре, борынгы культуралары - туган ягыбызның иң мөһим рухи байлыгы. Һәркемгә үз туган ягы йөрәгенә бик якын һәм кадерле. Кайда гына булсаң да, нинди генә матур җирләрне күрсәң дә,...
Бәхет тәме туган җиремдә
Минем туган ягым - Татарстан. Монда бик күп милләт вәкилләре дус һәм бердәм, матур гомер кичерә. Аларның гореф-гадәтләре, борынгы культуралары - туган ягыбызның иң мөһим рухи байлыгы. Һәркемгә үз туган ягы йөрәгенә бик якын һәм кадерле. Кайда гына булсаң да, нинди генә матур җирләрне күрсәң дә, күңел барыбер үз туган ягыңа тартачак, чөнки монда табигать тә матуррак, һава да чистарак. Куе урманнар, саф, чиста сулы елгалар, кып-кызыл җиләкләргә, исләреннән хушың китәрлек гүзәл чәчкәләргә күмелгән аланнары гаҗәпкә калдыра. Минем туган ягым урманнары төрле-төрле җиләк-җимешкә, гөмбәләргә, дару үләннәренә бай. Табигатьнең бу хәзинәләрен курыкмыйча кулланырга мөмкин, чөнки алар саф һавада, кеше аягы басмаган җирдә үскәннәр. Эссе җәй көннәрендә урманда олы имәннәр һәм төз каеннар күләгәсендә, җиләстә йөрү, көмеш чишмә җырын тыңлау - барысы-барысы да искитмәле.
Бәхет тәмен беләм
Туган җирдә генә,
Иген кырларына күмеләм.
Монда - гомер юлым,
Монда - туган моңым,
Тургай булып җырлый күңелем.
(М. Галиев)
Әйе, чыннан да, мин туган ягымда гына бәхетле. Алтын- көмешләргә тиңдәшсез бит син, минем Туган җирем!
Миннеханов Самат,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.
Фото hdoboi.club
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев