Районда мәктәп яшендәге балаларның җәйге ялларына әзерлек башланган
Районда мәктәп яшендәге балаларның җәйге ялларына әзерлек башланган.
Быел да теләге булганнар мәктәп каршында эшләп килүче лагерьларда, "Эрудит", "Санта", "Раздолье" кебек лагерь-санаторийларда ял итә алачаклар. Быел "Сәйлән" лагеры Масловка мәктәбендә оештырылачак. "Һәр мәктәптә дә балаларның җәйге ялын оештыру эшләре башланды. Быел лагерьларда барлыгы 1379 урын каралган. Путевка алырга теләүчеләр балалар иҗат үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар",-диде үзәкнең хезмәткәре Фәридә Сәмиева.
Фотосы: okuladm.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев