Районыбыз укытучыларының август киңәшмәсе уңаеннан район башлыгы Илһам Валеев исеменнән котлау телеграммасы килеп иреште. Анда түбәндәге юллар бар:
"Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Чорыбыз сезнең алга елдан-ел катлаулырак, җитдирәк бурычлар куя. Эшне заман таләпләре югарылыгында оештыру, һәр балага нигезле белем бирү, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру, шул нигездә республикакүләм югары рейтингка ирешү-район мәгариф системасының, һәр педагогның төп максаты булып торса иде. Һәркайсыгызга сәламәтлек, сабырлык, оптимизм, хезмәт уңышлары, олы җиңүләр, гаиләләрегезгә иминлек телим. Яңа уку елы уңышлы, уңдырышлы ел булсын!"
Фото из архива редакции
Нет комментариев