Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өстәмә белем бирү укытучылары арасында "Йөрәгемне балаларга бирәм" исемле республика конкурсы бара

Укытучы… Балаларга аң-белем бирүче, тәрбияче. Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, шәфкатьлелек, сафлык орлыклары салучы. “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!” — дигән бер галим.

 Хак сүзләр… Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче дә, язучы да, сатучы да булмас иде. Укытучы – барлык һөнәрләргә дә юл ачучы кеше, шуна да узләре дә бар яктан да килгән, унган булган булырга тиеш. 12 февраль көнне Кугәрчен мәктәбендә Өстәмә белем бирү укытучылары “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы кысаларында, "Йөрәгемне балаларга бирәм" профессиональ осталык бәйгесенең муниципаль этабында катнаштылар. Районыбыз мәктәпләренең көчле укытучылары арасында барган әлеге конкурста 19 өстәмә белем бирү укытучылары катнашты.

Бәйге барышында өстәмә белем бирү укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр. Биредә аларның теманы ни дәрәҗәдә ачып бирүе һәм укучылар белән эшләү алымнары исәпкә алынды. Катнашучылар ике этапта дәресләрдән тыш чаралар уздыру һәм “Минем педагогик кредам” презентациясен яктыртып, үзләренең профессиональ күнекмәләрен оештыру һәм иҗади сәләтләрен файдаланып жюрига тәкъдим итәргә тиешләр иде. Бәйгенең муниципаль этабы уңышлы үтте.

Жиңучеләр 6 номинациядә бүләкләнделәр.

Сәнгать-эстетика юнәлешендә беренче урынга Балык Бистәсе балалар ижат үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Фәттәхова Рәмзия ия булды, икенче урынга Балык Бистәсе сәнгать мәктәбе укытучысы Купцова Татьяна, ә өченче урын Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбеннән өстәмә белем бирү укытучысы Шигапова Альвинәгә бирелде. Кугәрчен мәктәбеннән Фирдәүс Фарзикаева, Балалар ижат үзәгеннән Рамил Имамов һәм Юлия Бикчантаева лауреат булдылар.

Туристлык- туган якны өйрәнү юнәлешендә беренче урынга Балык Бистәсе балалар ижат үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Рәис Хәлилов ия булды, икенче урынга Котлы-Бүкәш мәктәбенең укытучысы Алсу Бәдретдинова, ә өченче урын Биектау мәктәбеннән өстәмә белем бирү укытучысы Гарипова Гүзәлиягә бирелде. Мәшләк мәктәбеннән Валентина Вафина, Күгәрчен мәктәбеннән Рөстәм Шакиров лауреат булдылар.

Социаль педагогик юнәлеш юнәлешендә беренче урынга Балык Бистәсе балалар ижат үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Айгөл Хаматвалеева ия булды, икенче урын Шомбыт мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы Разина Файзуллинага бирелде.

Физкультура-спорт юнәлешендә беренче урынга Балык Бистәсе балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Илшат Гайфуллин ия булды, икенче урынга Балык Бистәсе балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Равил Миннеханов , ә өченче урын Балык Бистәсе балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Хәйдәр Зиятдиновка бирелде.

 

Автор Айсылу Сахапова.

фото от автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса