Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Онытылганны яңарттылар

Район укытучыларының һәм укучыларның социаль, иҗади активлыгын, инициативлыгын арттыру, фантазиясен үстерү максатыннан районда "шәһәрчек" уенын яңадан торгызырга дигән карар кабул итеп, минемчә, бик дөрес эшләгәннәр мәгариф хезмәткәрләре.

Бүгенгесе көнне бу уен дөньяның 9 илендә киң җәелгән һәм аның дөньякүләм ярышлары да еш үткәрелә. "Шәһәрчек" бик борынгы славян халкы уены санала, илебездә барлыкка килгән. Үзвакытында күренекле дәүләт эшлеклеләре дә яратып уйнаганнар. Бөек академик И.Павлов, язучыларыбыз Л. Толстой, М. Горкий, рәссам И. Репин, композитор В. Стасовның да ул иң яраткан уены булып исәпләнгән. Әле дә өлкән буын вәкилләре аны яхшы хәтерлиләр. Шуңа якын елларда аның кабат үсеш алуына шик юк. Тикмәгә генә бу уен 1928 елда ук Бөтенсоюз олимпиадасы программасына кертмәгәннәрдер.
Күптән түгел генә район мәгариф бүлеге "Шәһәрчек" уенын кабат гамәлгә кертү һәм уен мәйданчыгы конкурсын үткәрү турында карар кабул иткән иде. Менә шушы көннәрдә генә балалар иҗат үзәгендә әлеге күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, конкурска йомгак ясалды. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков җитәкчелегендә абруйлы комиссия беренче урынны Олы Кульга мәктәбенә бирергә булды. Икенче- өченче урыннарга Котлы Бөкәш белән Түбән Тегермәнлек мәктәпләре лаеклы дип табылды. Аларның һәммәсенә дә Мактау грамоталары тапшырылды. Якын елларда бу иске, онытылып бара торган уен укучы балалар һәм халкыбыз арасында кабат җанланыр дип ышанабыз. Белгечләр фикеренчә, ул зур чыгымнар сорамый, аның өчен кыйммәтле махсус мәйданчыклар да таләп ителми.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев