Мәгариф
Мәгариф министры урынбасары: әти-әниләр балаларына эш дәфтәре сатып алырга тиеш түгел
"Мәктәпләр әти-әниләрне балаларына эш дәфәтәре сатып алырга мәҗбүр итә алмый", - дип белдергән "Татар-Информ" агентлыгына Татарстанның мәгариф өлкәсендә күзәтү департаменты башлыгы Гөлнара Габдрахманова.
Габдрахманова әйтүенчә, аларга бу хактагы шикаятьләр еш килә. Бу мәсьәлә уку елы башланганда калкып чыга. "Эш дәфтәре дәреслек түгел. Аны сатып алу дә мәҗбүри түгел. Әгәр укытучы үзенең программасына эш дәфтәре куллануны керткән икән, мәктәп директоры бу кагыйдәне расларга һәм дәфтәрләрне алырга тиеш.
Үз хәлләреннән килми икән, әти-әниләрне мәҗбүр итә алмыйлар", - дигән департамент башлыгы.
http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/13227-mәgarif-ministryi-uryinbasaryi-әti-әnilәr-balalaryina-esh-dәfәtәre-satyip-alyirga-tiesh-tүgel.html
фото Svgimnazia1.grodno.by
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев