Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Куркынычсызлык кагыйдәләрен балачактан өйрәнергә кирәк

Балык Бистәсенең «Салават күпере» балалар бакчасында янгын сагы хезмәткәрләре белән берлектә  балаларның янгыннарда һәлак булуын  һәм травма алуын кисәтү максатыннан чаралар уздырыла.

Педагоглар балаларны янгын сүндерүче һөнәре белән таныштыралар, бу һөнәргә карата кызыксыну тәрбиялиләр, балаларга  шырпы  белән шаяруның нинди  фаҗигагә илтергә мөмкин булуын аңлаталар.

Балаларны янгын вакытында үз-үзләрен дөрес тотарга, вакытында куркынычны танырга, саклык чараларын күрергә, үзеңне сакларга өйрәтәләр.

Күптән түгел балалар Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы белән очраштылар. Алексей Михайлович  балалар белән куркынычсызлык нигезләре буенча кызыклы әңгәмә уздырды. Балаларга шырпының   уенчык түгеллеген, ут белән уйнауның бик куркыныч булуын аңлатты. Утның белеп кулланганда күп файда китерүен, саксызлык күрсәтсәң кешенең дошманына әйләнергә дә мөмкинлеген төшендерде. Янгын килеп чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Балаларга шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын да искә төшерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса