Күгәрчен урта мәктәбенең укытучысы Фирдәвес Мөбәрәкшина балаларны җырларга һәм рәсем ясарга өйрәтә
Мәгариф

Күгәрчен урта мәктәбенең укытучысы Фирдәвес Мөбәрәкшина балаларны җырларга һәм рәсем ясарга өйрәтә

Бишенче сыйныфка күчкәч, безне җыр һәм рәсем дәресләреннән Фирдәвес апа Мөбәрәкшина укыта башлады. Ул яхшы күңелле, сөйкемле, акыллы, матур һәм чибәр укытучы. Һәр дәресебез аның белән бик кызык уза. Фирдәвес апа кечкенәдән үк музыканы бик яраткан һәм, үзенең теләге тормышка ашсын өчен, ул Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач,...

Бишенче сыйныфка күчкәч, безне җыр һәм рәсем дәресләреннән Фирдәвес апа Мөбәрәкшина укыта башлады. Ул яхшы күңелле, сөйкемле, акыллы, матур һәм чибәр укытучы. Һәр дәресебез аның белән бик кызык уза. Фирдәвес апа кечкенәдән үк музыканы бик яраткан һәм, үзенең теләге тормышка ашсын өчен, ул Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Күгәрчен авылына эшкә кайта. Башта ул Мәдәният йортында, аннары мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Кайда гына эшләсә дә, үз эшен бик яратып башкара. Бик озак еллар "Сөмбелә" фольклор түгәрәген җитәкли.

Фирдәвес апа безне төрле фестивальләрдә катнаштыра, сәләтебезне үстерә, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга өйрәтә. Ул безне республиканың төрле районнарына чыгышлар ясарга алып бара. Без аны бик яратабыз!

Дилә Гатауллина,

Ризәлә Гыйлемханова.

Күгәрчен урта мәктәбенең

6 нчы сыйныф укучылары.

Фото yandex.ru


Нет комментариев