Казан шәһәрендә “КЭТЗик-2019» радиоэлектрон конструкцияләү буенча конкурс узды
Конкурста катнаштылар
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә “КЭТЗик-2019» радиоэлектрон конструкцияләү буенча конкурс узды.
Ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгедә безнең районнан балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Азат Зиннәтуллин җитәкчелегендәге команда катнашып кайтты. Дүрт бала – Камилла Мифтахова, Әмир Хәйретдинов, Альмир Галиев, Азамат Зиннатов катнашучы Дипломнарына ия булдылар. Алардан торган команда исә өчен урынны яулады, шулай ук Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа