Камил ясаган рәсем - иң яхшысы
Котлы Бөкәш мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Камил Шакиров (җитәкчесе Рәфидә Фәтхетдинова) "Боз өстендә сак булырмын" исемле балалар рәсеме белән республика конкурсында җиңү яулаган.
Бәйге башлангыч сыйныфта укучылар арасында оештырылган булган. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы буенча МЧС Россия Гадәттән тыш хәлләр үзәгендә үткән. Камилгә Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырганнар, ә укытучысы Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Нет комментариев