Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ильмир Сәйфетдинов: "Кайда гына яшәсәк тә, туган телдә аралашу, аны саклау өчен мөмкинлекләр җитәрлек"

Ватан сакчылары бездә кунакта

   “Бер очрашу –үзе бер гомер” дигән сүзләрнең мәгънәсе дөреслеккә туры килә. Кайда һәм кайчан булуына карамастан, очрашу мизгелләре күңелгә рәхәтлек, канәгатьләнү хисе бирә. Кеше шушы тәэсирләр дәвамында яши, киләсе очрашуларны көтә.
Юлсубино гомуми белем мәктәбендә һәрдаим очрашулар булып тора. Студентлар, язучылар, төрле һөнәр ияләре, тыл батырлары һәм ветераннар белән булган очрашулар..., саный китсәң алар бик күп. 4 нче февральдә булган очрашуга яңа гына хәрби хезмәттән кайткан укучыбыз Рәсүл Вафин һәм Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә капитан дәрәҗәсенә күтәрелгән авылдашыбыз Ильмир Сәйфетдинов чакырылган иде. Алар укучылар кызыксынган күп кенә сорауларга җавап бирү белән бергә, егет кеше өчен хәрби хезмәткә баруның мөһимлеген дә искәртеп үттеләр.
Быел “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан, “Туган яктан бик еракта яшәп тә ана телебезне матур, саф килеш саклавыгызга нәрсә йогынты ясый?”  – дигән соравыбызга Ильмир абый, бер дә икеләнмичә, туган телгә мәхәббәт икәнен әйтте. “Әйе, кайда гына яшәсәк тә, туган телдә аралашу, аны саклау өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бары тик теләк һәм максат кирәк”, - дип тәмамлады ул сүзен. Без дә, үз чиратыбызда, туган телебезне матур һәм саф килеш куллану, киләсе буыннарга тапшыру максаты белән очрашуны оештыручыларга рәхмәтебезне җиткереп таралыштык.  
       

Илзирә  Кәримуллина,
Юлсубино мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса