Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ханты-Мансида булган фаҗигадән соң, Татарстанда мәктәп автобусларын тикшерәчәкләр

Мәгариф идарәләренә ЮХИДИ белән берлектә, балаларны йөртүче мәктәп автобусларын тикшерергә тәкъдим ителде.

4 декабрьдә Россиянең Ханты-Манси автоном округында булган фаҗигадән соң Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрдә укучыларны төрле чараларга алып барганда, шулай ук мәктәп автобуслары йөрешен дә җитди контрольдә тотуларын сорый. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы кискенләшеп, күз күреме начарланганда, буран чыкканда, көчле җил искәндә юллардагы вәзгыятьне ачыклаганнан һәм бәя бирелгәннән соң гына юлга чыгарга рөхсәт бирергә тәкъдим ителә.

«Муниципаль органнарга 2016 елның 5-8 декабрендә ЮХИДИ белән берлектә балаларны йөртүче мәктәп автобусларына тикшерү оештырырга тәкъдим ителде. Биредә транспорт чарасының төзеклеге, аның ГОСТ таләпләренә туры килүе, кисәтү төймәсенең, тахографларның, GPS Глонасс-навигаторларның төзек булуы, саклык каешлары булу, балаларны озатып йөрүче өлкәннәрнең булуы, маршрутның ЮХИДИ белән килештерелүен тикшерү тәкъдим ителә», диелгә ведомство хәбәрендә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы автобус белән балаларны йөрткәндә һәлакәт очракларын булдырмау өчен барлык куркынычсызлык чараларын күрүне сорый.

чыганак: tatar-inform.tatar

фото: sibdepo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев