Табигатьтәге алтын көз-аның яраткан фасылы. Аяк астына түшәлгән төсле келәмнән йөрергә, яфраклар туен сокланып күзәтергә ярата ул. Бернигә дә алыштырмас иде ул бу матурлыкны.
Гомеренең алтынга тиң хатирәләрен дә көзләр бәйли Асия Гаян кызының. Хыялына ирешү өчен Түбән Кама педагогик училищесына укырга керүе һәм тәүге эш көннәренең шушы гүзәл чорда башлануына да көзләр сәбәпче. Барыр юллары уң булды, эшләре хәерле сәгатьтә башланды аның.
..Биектау авылы кызы Асия. Әти-әнисенең төпчек кызы булып дөньяга килгән ул. Сугыш еллары михнәтен күргән Гаян ага белән Мөһриҗамал апа кызларына иркә-назын жәлләмәгән, шул ук вакытта эшкә батырлыкка да өйрәткән. Бер-бер артлы туган дүрт кыз йорттагы хезмәттән җиксенми үскәннәр. Печән җыю вакытында ир-егетләрчә сәнәк белән каерып чүмәлә салу, утын хәзерләгәндә пычкы тартулар-аларны тормышка эшсөяр итеп әзерләгән.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң төрлесе-төрле якка тарала кызларның. Һәркайсы җанына ятышлы һөнәрне сайлый. Ә Асиянең үз хыялы. Сыйныф җитәкчесе Гөлҗиһан апасы кебек такта янында басып дәрес бирү, ачык, сәнгатьле сөйләм, ана телен, татар әдәбиятын ярату-киләчәген әнә шулар аша күрә кыз. Максатына ирешү өчен Түбән Кама каласындагы педагогия училищесына юл тота ул.
Яшьлек һәрчак хыяллары белән көчле. Укуга күңел бирү, омтылыш бар киртәләрне дә җиңәргә сәләтле. Шау-шулы студент еллары, имтиханга әзерләнүләр, диплом алулар инде ерак үткәндә калган. Тәүге хезмәт юлын Анатыш авылы балалар бакчасында тәрбияче буларак башлау, соңрак, 1988 елда Балык Бистәсе гимназиясенә эшкә күчүләр шул татлы елларның дәвамлы хатирәсе.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотосы.
Нет комментариев