Яшьләрне штукатурчы-буяучы, электромонтажчы, арматурачы, бетончы, ташчы һөнәрләренә укыталар. Казан дәүләт архитектура-төзелеш, энергетика университетлары, Казанның коммуналь хуҗалык һәм сервис көллияте студентлары «белем гранитын кимерергә» кереште инде. Быелгы уку елына билгеләнгән уку йортлары тикмәгә генә сайлап алынмаган. Ник дигәндә, тәкъдим ителгән һөнәрләрнең күбесе шушы уку йортларындагы юнәлешләргә туры килә.
Әлеге проектны Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештыра. Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары оешмасы студентларны туплау эшен алып барса, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исә
- Без үзебезнең студентларыбызны түләүсез укытабыз. Әлеге курсларга теләсә нинди студент язылырга мөмкин. Әмма студентлар хезмәт отрядларында теркәлгәннәргә өстенлекләр бирелә, - дип белдерде Татарстан студентлар отрядларының яшьләр эшләре буенча белгече Зилә Гыймазова.
Монда укырга теләкләре булган яшьләр генә килә. Хезмәт отрядлары командирлары үз уку йортларында белем алырга теләк белдергән яшьләрне туплый. Бу исемлек Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша раслана.
- Татарстан Министрлар кабинеты 2013 елның 18 мартында яшьләр һәм студентларның хезмәт отрядларында эшче профессияләр буенча профессиональ дәрәҗәдә белем бирүне оештыру турындагы карар чыгара. Әлеге курсларны "Кузница кадров" оешмасы алып бара. Әйтергә кирәк, ул конкурс буенча, ләкин шул вакытта профессиональ дәрәҗәдәге укытучылар санына карап сайлап алынган, - ди Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының профориентация һәм профессиональ укыту бүлегенең әйдәп баручы белгече Раилә Хәбибуллина.
Һөнәрләргә карата уку сәгате дә билгеләнә. Теоретик өлеш белән гамәли юнәлеш тә бергә алып барыла. Курсларда штукатурчы-буяучылар башкаларга караганда озаграк укыячак. Аларга 180 академик сәгать туры килә. Уку озак булуга карамастан, иң популяр юнәлеш булып та нәкъ менә шул санала.
|
Һөнәр исеме |
Уку вакыты |
|
Арматурачы |
160 сәгать |
|
Ташчы |
72 сәгать |
|
Бетончы |
160 сәгать |
|
Штукатурчы-буяучы |
180 сәгать |
|
Электромонтажчы |
160 сәгать |
Штукатурчы-буяучы һөнәрен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Регина Гыйльфанова да үзләштерә. Вузда алган белгечлеге бөтенләй башка юнәлеш - күчемсез милек белән идарә итү. Студент кыз эшче профессиясен дә тормышта кирәкле булыр, дип саный.
Укуны тәмамлаганда кызлар-егетләргә таныклык тапшырыла. Эшче профессияләренә өйрәнүне раслаган документ рәсми дәрәҗәдә булгач, аның ярдәмендә эшкә урнашып була. Эш белән тәэмин итүче эшкә алганда, тәҗрибәңә, нинди профессияләрне белгәнеңне карый. Шуңа да мондый документ яшьләргә аеруча файдалы.
Чыганак: http://ipad.intertat.ru
Нет комментариев