Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

"ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсында балыкбистәлеләр дә актив катнашты

Күптән түгел "ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсына йомгак ясалды. 

Конкурсның «ЭКОбакча» номинациясендә Балык Бистәсе «Каенкай» балалар бакчасы, «ЭКОмәктәп» номинациясендә -  Котлы Бөкәш урта гомуми белем бирү мәктәбе, "ЭКОяз" номинациясендә Котлы Бөкәш авылыннан Гатауллиннар гаиләсе җиңүче дип табылды. Аларга Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 
 Шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оешуга 30 ел тулуга багышланган республика экологик рәсемнәр конкурсында катнашучылар - "Мишутка” балалар бакчасы Зәринә Гобәйдуллина, Данил Нәҗметдинов, “Колосок” (Анатыш) балалар бакчасыннан Софья Талакова, Олы Мәшләк, Күгәрчен мәктәбе, Яңа Арыш, Урахча, Зур Мәшләк, Котлы Бөкәш урта мәктәбе укучылары Рәмзил Галиев, Алия Шарияздановага, Гүзәл Кәримовага, Азат Байдомшин, Ралинә Мөхәммәдиева, Таңсылу Хуҗаханова, Сабина Йосыповага сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса