Быел мәктәпкә кайсы числода барачагыбыз билгеле булды
Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек. Белем көне быел 4 сентябрьгә күчерелә, дигән сүзләр дә йөрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Мәктәптә белем көне, элек-электән килгән гадәт буенча, 1 сентябрьдә узачак. Министрлыкның...
Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек. Белем көне быел 4 сентябрьгә күчерелә, дигән сүзләр дә йөрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Мәктәптә белем көне, элек-электән килгән гадәт буенча, 1 сентябрьдә узачак.
Министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Фәридә Ишморатова:
- 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, беренче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырылачак. Ә 2 сентябрьдә укулар гадәти режимда узачак. Атнага биш кенә көн белем алучы беренче сыйныф укучылары шимбә көнне ял итәчәк, - диде.
http://matbugat.ru/news/?id=19576
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев