Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйгедә уңышлы катнаштылар

Казан шәһәрендә республика мәктәпләреннән зона этабына үткән педагогларның “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы кысаларында, “Кеше тәрбиялә”, “Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Иң яхшы педагог-психолог” профессиональ осталык бәйгесенең республика   этабы үтте. 

  Республика этабында районыбыздан өч педагог - Балык Бистәсе гимназиясеннән сыйныф житәкчесе - Эльвира Закирова, Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы - Игорь Пузырьков, Балаларны сәламәтләндерү үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Роман Пигалев катнаштылар.  
 Бәйге барышында педагогларыбыз визитка, мастер-класслар, тәрбия программасын тормышка ашыру планнары, педагогик ситуацияләрне чишү  һәм анализлау юлларын күрсәттеләр. Биредә аларның теманы ни дәрәҗәдә ачып бирүе һәм укучылар белән эшләү алымнары, профессиональ  оештыру һәм иҗади сәләтләре исәпкә алынды. 
 Бәйгенең республика этабы уңышлы үтте. Конкурста катнашучылар үзләренең балалар белән эшләү осталыкларын, белемнәрен күрсәтә алдылар,  тәрбия эшчәнлеге темасын тулысынча ачып бирүгә ирештеләр, үзләренең һөнәри эшчәнлеген анализлау осталыгы, аның каршылыкларын һәм перспективалы якларын күрә белүләре дә жюри тарафыннан игътибарга алынды. Республика   мәктәпләренең кыю, талантлы, көчле  педагоглары арасында барган әлеге конкурста Эльвира Закирова

, Игорь Пузырьков лауреат дипломына

, ә Роман Пигалев

(беренче этапта - икенче дәрәҗәдәге диплом) икенче этап конкурста катнашучы таныклыгына лаек булдылар.  

Рузия МӨГЫЙНОВА,
район мәгариф бүлеге методисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса