Быел районыбызның 20 мәктәбендә ничә бала белем алачак ?
Быел районыбызның 20 мәктәбендә 2227 бала белем алачак. Аларның 210 ы беренче сыйныфка укырга килүчеләр.
Яңа уку елы тантанасына килүче кунаклар үз чыгышларында 2 нче номерлы Балык Бистәсе мәктәбе коллективын бар яктан да “лидер мәктәп” итеп күрергә теләүләрен белдерделәр. Әлеге теләк очраклы гына яңгырамыйдыр. Үзенең 26 еллык тарихында мәктәп гел дә үсеш юлында. Узган уку елында гына да мәктәпнең алты укытучысы республика конкурсларында җиңү яулаганнар, 8 грант отканнар. Мәктәп район укучыларын «Яндекс-лицей» программасында өстәмә белем бирү юнәлешендә лицензия алуга ирешкән. Дүрт укучы республика олимпиадалары призерлары булганнар. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча педколлектив дүрт фәннән 80 балл чиген узган. Мәктәпнең хореографик коллективы “Созвездие-Йолдызлык” республика конкурсында җиңү яулаган.”Иң дус класс” республика конкурсы җиңүчесе дә шушы мәктәптән икән бит. Кыскасы, бар уңышларны саный китсәң, шактый юллар язарга кирәк булыр иде. Шуңа күрә, түрәләрнең теләгенә ихлас кушыласы гына кала:”Лидерлыкны үз кулыгызда калдыру өчен тырышыгыз икенчемәктәплеләр!”
Бүгенге көндә районның 20 проценттан артык баласы биредә белем үзләштерәләр. Менә быел да беренче сыйныфка төп- төгәл 50 бала килде. Соңгы елларда укучылар, укытучылар өчен күп яңарышлар, төзекләндерүләр булып узды биредә. Әнә, быелгы уку елына район җитәкчелеге тагын бер бүләк ясаган- спорт залының идәне заманча материал белән яңартылган. Татарстан мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев әлеге яңалыкны башка урыннарда да куллануның отышлы булачагына инанып сөйләде.
Икенчемәктәплеләр бәйрәмгә бик зурдан кубып әзерләнгәннәр. Бәйрәм биюле, шигырьле күчтәнәчләргә бай булды. Уку отличниклары тантаналы рәвештә хөрмәтләнде. Нәниләр дә үз осталыкларын, нәрсәгә махир булуларын раслый алдылар. Соңыннан символик шарлар зәңгәр күккә күтәрелделәр, ә кыңгырау укучыларны дәрескә дәште.
Вазыйх Фатыйхов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа