Биектау “Кояшкай” балалар бакчасында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Мәгариф

Биектау “Кояшкай” балалар бакчасында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, кадерле бабаларыбызны хөрмәтләү, олылау көнендә безнең Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы да читтә калмады.

Шушы көннәрдә бакчада өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Балаларның әби-бабалары, бакчада эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез килде. Алар өчен шигырьләр, җыр-биюләр башкарылды, балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
Бәйрәмгә килә алмаучы иң өлкән яшьтәге хезмәткәр-Бибинур әби Сафинаны балалар өйгә барып котладылар, үз куллары белән ясаган бүләкне тапшырдылар. Шулай ук шигырь һәм җыр белән котлап уздылар. Бибинур әбинең күзләренә яшь тулды. "Безне олылаганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Исән-сау булыгыз, тыныч, мул тормышта яшәгез",-диде ул.
Бәйрәм өлкәннәргә бик ошады. Әбиләр оныкларына һәм хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр, яшь буынга изге теләкләр теләделәр.
Гөлнар Зиннәтова,
Биектау «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире.
Автор фотосы.

бәйрәм үткәрелде

Нет комментариев