Алда аларны җәйге каникулларда көтә.
Бүген Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә беренче А, Б, В сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәп директоры Илдус Фатыйхов һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Нәбиуллина укучыларны бәйрәм белән котлап уңышлар теләде.
-Сезне бер ел уку дәверендә яратып өлгердек. Менә уңышлы гына беренче сыйныфны тәмамладыгыз. Барыгыз да дүрт һәм биш билгесенә генә укыдыгыз,- диде Чулпан Нәбиуллина. Аннан соң ел буе конкурсларда, сыйныфтан тыш чараларда актив катнашучы укучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп директорның "Сезгә монда укуы ошадымы?" дигән соравына, барысы да бертавыштан "Әйе" дип җавап бирделәр.
Бер ел дигәнең сизелми дә узып киткән. Балалар да үсеп киткән. Алда аларны җәйге каникулларда көтә.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Нет комментариев