Беренче сыйныф укучыларга конкурс игълан ителде
Мәгариф

Беренче сыйныф укучыларга конкурс игълан ителде

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" исеме астында 2014-2015 уку елында Татарстан Республикасы мәгариф учреҗдениеләренең беренче сыйныф укучылары өчен мәдәни-мәгариф проект игълан ителде. Ул 2014 елның 1 октябреннән 2015 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк.

Проектның барышы турында мәгълүматләр Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларының рәсми сайтларында, www.культурный дневник.рф, www.diary- culture.ru.порталларында урнаштырылачак.

Проект кысаларында беренче сыйныф укучылары һәм ата-аналар арасында 3 номинациядә конкурс үткәрелә: "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"сайтыннан иң актив файдаланучы", "Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге", "Иң мәдәниятле ата-ана".

Конкурс 2014 елның 12 ноябреннән 2015 елның 26 маена кадәр үткәрелә.

Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматне район үзәге китапханәсендә 2-33-56, 2-33-52 телефоннары аша алырга мөмкин.

Фото yandex.ru


Нет комментариев