БДИның 11 нче класслар өчен дә катлаулы, психикага тискәре тәэсир итә торган имтихан булуын һәрдаим искәртеп торалар. Әмма депутатларга, мәгариф системасында эшләүчеләргә барыбер, күрәсең. Югыйсә 4 нче сыйныфта БДИ кертү турында уйламаслар иде.
Русия мәгариф һәм фән министрлыгы түбән сыйныфлар өчен тикшерү эше кертә. 2016нчы елда 4нче класс укучылары рус теле, математика һәм әйләнә-тирә дөнья фәненнән имтихан бирәчәк. Министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк сүзләренчә, шушы юл белән алар балаларның белемен тикшерәчәк, әлеге сынау 9, 11нче сыйныфтагы имтихан алдыннан психологик киртәләрне узуга әзерлек булып торачак.
Илдә кеше саны күп, шуңа күрә халыкны яшертен рәвештә «роботлаштыру» бара. Ул совет чорында булмаган, бары хәзерге чорда гына күзәтелә. Балалар фәннәрне тирәнтен белми, ни кушасың шуны гына эшли, берни белән кызыксынмый һәм күп вакытын теләсә-теләмәсә компьютерлар каршында уздыра. Кешеләргә туган тел, китап уку, төрле бәйрәмнәрдә-кичәләрдә чыгыш ясау сәер тоела башлады. Кая барыр бу дөнья мондый яңартулар белән?!
http://baltasi.ru/news/magrifat/282.html
Нет комментариев