Шушы көннәрдә Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме гөрләде. Сыйныф җитәкчесе Әлфия Гыйлемханова укучыларын бик күп һөнәрләргә өйрәткән.
Сөенеп-шатланып, бәхет диңгезендә утырган кебек хис иттек бу көнне. Кечкенә булуларына карамастан, укучылардагы кыюлык, осталык, сәнгатьлелек шулкадәр көчле иде. Җыр, бию, шигырь сөйләү, ребуслар чишү, табышмакларга җавап табу дисеңме - барысы да бар иде әлеге бәйрәмдә. Бик куанып кайттык. Бу көн мәңге истә калырлык чын бәйрәм булды. Алга таба да укучыларыбыз шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар, дигән теләктә калабыз.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.
Нет комментариев