Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсенең икенче номерлы мәктәбендә “Әниләр көне”нә багышланган кичә булып узды

Шушы көннәрдә районның икенче номерлы мәктәбендә “Әниләр көне”нә багышланган кичә булып үтте. Кунакка әниләр белән бергә дәү әниләр, әбиләр дә килгән иде.

Беренчедән бишенчегә кадәр һәм җиденче сыйныфлар әниләргә күңелле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Һәр сыйныф та күмәк җыр башкарды, шигырьләр сөйләп биюләр дә күрсәттеләр. Болар барысы да газиз әниләрне зурлау, аларның бөеклегенә дан җырлау, иң тирән ярату хисләрне тагын бер кат җиткерү  турында иде. Икенче мәктәпнең “Кама йолдызчыклары” бию төркеме чыгышы да бәйрәмгә тагын бер кат  ямь өстәп куйды. Кунаклар балаларга көч биреп, һәрберсен алкышлап утырдылар. Мәктәп директоры Мөнирә Талалаева залда утыручы һәрбер анага балалары белән горурланып һәм аларның хөрмәтен тоеп яшәү теләген җиткерде.

Мәктәп залында “Әни –иң матур сүзләрнең  берсе” исеме белән стенд ясап куйганнар. Анда бала белән ананың фотосүрәтен урнаштырып, балаларның әниләргә җиткерергә теләгән иң матур сүзләрен язганнар. “Тәнәфес вакытында балалар шуннан үз әниләренең фотосүрәтен эзләп табып минем әни иң уңганы, ә минеке иң матуры, иң яхшысы минем әни, диеп берсен-берсе уздыра-уздыра мактыйлар”,-ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Нәбиуллина.

                                                                         Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев