Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсендә педагог - оештыручылар көч сынашты

Шушы көннәрдә балалар иҗат үзәге базасында “Балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсы кысаларында педагог-оештыручылар арасында “Кеше тәрбияләү” һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы булып узды.

Бәйгедә катнашучылар ике бирем буенча көч сынаштылар. “Тәрбия серләре» дигән презентация видеоролик-визитка әзерләнде, катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән юнәлешләрдән сайланган тема буенча «Без бергә» ачык дәресе күрсәтелде.
Биш гомуми белем бирү оешмасыннан килгән педагог-оештыручылар Г. Вәлиева (Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе), Ф. Минһаҗетдинова (Олы Мәшләк мәктәбе), М. Гайнетдинова (Масловка мәктәбе),  Н. Сәләхетдинова (Олы Елга мәктәбе), Г. Габдрахманова (Югары Тегермәнлек мәктәбе) үзләренең педагогик һәм һөнәри осталык тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Конкурсантларның эшен жюри бәяләде. Беренче урыннар педагог-оештыручылар Г. Вәлиевага һәм М. Гайнетдиновага бирелде. Икенче урынга Н. Сәләхетдинова, өченче урынга Ф. Минһаҗетдинова чыкты. Г. Габдрахманова конкурс катнашучысы итеп танылды. Җиңүчеләргә Почет грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Елена Блинова,
балалар хәрәкәте буенча методист-куратор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса